Сабыйларның иң якын кешеләренә әверелгән, аларның балачагын куанычлы мизгелләргә күмеп, үз эшенең чын остасы булып танылганнар олы хөрмәт-ихтирамга лаек. Гәзит укучылар игътибарына тәкъдим иткән язмам – шундыйларның берсе хакында. Алия Зөбәерованың район үзәгендәге “Кояшкай” балалар бакчасында хезмәт салуына ике дистә елдан артык. Мәктәп кәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белгән, тынгысыз күңелле, киң эрудицияле, башлаган эшен җиренә җиткереп эшләргә күнеккән тәрбияче ул. —Без, тәрбиячеләр, “Кояшкай” ишеген ачып кергән балаларны якты йөз, ягымлы караш, җылы сүзләр белән каршы алабыз. Эшебездә иң мөһиме – сабыйларны ярату, аларны кызыксындыра белү, ышанычларын яулау. Ә бит алар төрле гаиләләрдән килгәннәр, төрлечә тәрбия алганнар. Араларында кызыксынучан, бик теремек, тиктормаслары да, бераз көйсезләнеп, хәзер генә елапта җибәрергә әзер торганнары да бар. “Ни өчен?” дигән сорауны да алардан еш ишетәбез. Сәләтле, тирән белемле, сабыр табигатьле, әниләредәй кайгыртучан, йөрәк җылысын өләшүчеләр генә тәрбияче булып эшли аладыр. Балачак иленең нәни хуҗалары фәкать үзләре өчен булдырылган уңай мохиткә чумып, вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрәләр, мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр. Уен һәм йокы бүлмәләрендә барлык уңайлы шартлар тудырылган. Балаларның сәламәтлек торышына, физик яктан үсешенә зур әһәмият бирелә. Тәрбиячеләр белемнәрен камилләштереп, яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр куллана үзләренең тынгысыз һәм җаваплы эшендә. Сүз дә юк, “Кояшкай”да заман белән бергә атлый торган хезмәткәрләр тупланган. —Әйе, коллективыбыз тату, бердәм, тәрбиячеләр бай тәҗрибәле, инициативалы. Һәр даим аралашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез. Балаларның әти-әниләре белән дә ныклы бәйләнеш булдырылган. Алар эшебездә зур терәк булып тора. Нинди генә сорау үтенеч белән мөрәҗәгать итсәктә һәрвакыт ярдәм кулы сузалар, бакчабызны ямьләүдә катнашалар. Ихлас рәхмәтлебез аларга. “Һөнәрле үргә йөзәр”, – дигән әйтем алтын куллы тырыш уңганнарга кагыла. Алия Рәшит кызы да һәрвакыт эзләнүләр юлында, күңел түрендә бөреләнгән кызыклы, сабыйларга тәрбия-фәһем бирердәй идеяләрен, уй-хыялларын тормышка ашыра. Төрле милли киемнәрдәге курчаклар, башкорт тирмәсе, элмәле бишек, ата-бабаларыбызның көндәлек тормышта кулланган савыт-сабалары туган ягыбыз тарихы белән таныштыра, нәниләр күңелендә кызыксыну уятырлык тәрбия алымы булып тора. —Туган илебезне, кече Ватаныбызны ярату тойгылары, патриотик хисләр, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, халкыбызның милли йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә максатлы эш алып барыла безнең балалар бакчасында. Ел дәвамында төрле чаралар, кичә һәм очрашулар үткәрелә. Балалар кул эшләре белән дә яратып шөгыльләнә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында нәфис сүзгә, җыр-биюгә сәләтлеләр, җитез-өлгерләр аз түгел. Фестиваль-конкурсларда катнашабыз, Гран-присыз, призлы урыннарсыз калганыбыз юк. Почет грамоталарын, Рәхмәт хатларын минем хезмәтемне бәһалаган олы бүләк дип кабул итәм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы уңаеннан “Кояшкай”да үткәрелгән чаралар хакында әйтеп үтү урынлы булыр. “Үзе безнекеләрне ташламыйбыз”, “Солдатка ярдәм” акцияләренә кушылып, тәрбияче апалары һәм әниләре белән дүрт-бишәр яшьлек кызлар-малайлар яугир абыйларына буләкләр әзерләп озатты. Йөздән артык окопнәрне этикеткалар, үзләре тө-шергән рәсемнәр белән бизә деләр, рәхмәт сүзләре белән солдатларга хатлар яздылар. Туган ягыбызның урманнарын да, бакчаларда үскән һәм җыеп киптерелгән җиләк-җимеш, шифалы үләннәр, карагат, кура җиләге, юкә яфракларынан хуш исле чәйләр тупладылар. Хәрби техника – носкидан ясалган танклар – яугир якташларыбыз өчен гадәти булмаган бүләк булгандыр. “Күчтәнәчләребез солдат абыйларыбызга туган як сәламе, өй учагы җылысы булып барып ирешсен...” — менә шундый теләкләрен кушып изге эш башкарды сабыйлар. Хәрби хәрәкәтләр барган зонадан туган якка ялга кайткан якташ яугирләр белән очрашулар үткәрелә, “Батырлар дивары”на утлы алышларда катнашкан һәм һәлак булган якташларыбызның фотосурәтләре, батырлыклары өчен бирелгән орден-медальләре куела. Аларның барысы да “Кояш кай”да тәрбия алган. Мондый чаралар Ватанны саклау һәр кешенең изге бурычы икәнен балаларга төшендерергә ярдәм итә. Алты баланың әтисе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Башкортстан Республикасы Башлыгы карарына ярашлы, бу сабыйлар бакчага түләүсез йөри. Логопед, психологлар алар белән индивидуаль дәресләр үткәрә. Ел саен райондагы мәктәп кәчә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге карала. Махсус комиссия нәтиҗәләре буенча быел “Кояш кай” балалар бакчасы иң яхшысы дип табылды. Яуланган уңыш-җиңүләр — коллективның тынгысыз хезмәт җимеше. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Алия медицина училищесында укып, теш технигы һөнәренә ия була. Чакмагыш дәва ханәсендә ике ел эшли. “Ничек һәм ни өчен тәрбияче булып киттең?” — аңа шушы сорауны бирмичә калып буламы?–Завод тулай торагында дус кызым Зөләлә белән бер бүлмәдә яшәдек. Ул “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли иде. Аның янына кереп, эшен, балалар тормышын күзәтеп утырган чакларым булды. Нәниләрнең ыгы-зыгысы, аралашырга яратулары күңелемә шулкадәр ошады, һич икеләнүсез шушы һөнәрне сайларга карар иттем. Бүген инде югары белемле, югары категориягә ия тәрбияче мин. Һәр көнне сөенеп яраткан эшемә барам, балалар дөньясында кайнап, үзем дә бала булып калам. Бәхетлемен. Акыл иясенең ташка басылган шундый сүзләре бар: “Кеше өчен тормыш – гомерлек сынау. Ул һәр көн, һәр кайда – ойдә дә, эштә дә, ялда да, хәтта үзалды на да сынала”. Алияныда сынаулар, югалтулар урап узмый. – Без гаиләдә биш бала үстек. Эшсөяр әти-әниебездән яхшы тәрбия, тормыш юлыбызда маяк булырлык үрнәк алдык. Әнием Фәния Голем кызы Чакмагышта туып үскән. Һөнәре буенча ул укытучы. Бүздәк районында 43 ел Каран, Уран, Картамак, Сабай мәктәпләрендә директор, директорның укыту-тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары булды. Әтиебез Рәшит Лотфулла улы белән тату гомер кичер деләр. Ул колхоз рәисе йөген тартты. Шунысы үкенечле, безгә гомер бүләк иткән кадерле кешеләребез, өлкән абыем һәм минем игез сыңарым бүген арабызда юк инде. Ялларда Илдар абыем белән Лилия апам янына кайтып, бөтен эшләрендә ярдәмләшәм. Алар – минем олы терәк-таянычларым. Әңгәмәдәшемнең шәхси тормышына да кагылып үтик.–Азат белән өйләнешеп, өч кенә ел яшәп калдык. Әтисе мәрхүм булганда улыбыз Аязга ике яшь иде. Әти белән әнине тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Авыр вакытларда абыебыз Маратның безгә ярдәме зур булды. 27 ел элек килен булып төшкән йортны бүген карап, чисталыкта, тәртиптә тотарга тырышам. Аяз Чакмагыш беренче урта мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Хокук институтында югары белем алган. Әлеге вакытта ул аспирантурада укый, Уфа Фән һәм технологияләр университетында укытучы булып эшли. Студентлар кура торы. Эшен ярата. “Хәзерге Русиядә ислам хокукының җәмгыять мөнәсәбәтләренә йогынтысын хокукый көйләү”дигән темага диссертация яза. Узган ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барып, анда яшәүче халык белән аралашып, бай мәгълүмат туплап кайткан. —Аязым кешелекле, кечелекле булсын, мин-минлеге бул масын. Туганлык җепләрен саклап, якыннары өчен җан атып торсын. Мин аңа бәхет телим. Без сөйләшкән арада Аяз әнисенә шылтыратып, хәлен белешеп торды, минем сорауларыма җавап бирде. “Әнием – иң якын, иң кадерле кешем”, — дип, йөрәк түрендәге җылы хислә рен белдерде. Шундый акыллы, итәгатьле, куйган максатына омтылучан ул үстергән ананың күзләреннән бөркелгән яшь тамчыларында горурлану да, сөенеч тә, киләчәккә ышаныч өмет тә чагылды. Кемгәдер ки- рәкле, якын булуын тоеп, сикәлтәле тормыш юлыннан атлый Алия. Чакмагышны яратып, язмышына мең рәхмәтле булып...