ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 сентябрь 2025, 11:15

Көчле хис-кичерешләр калдырып

Узган атнада район мәдәният йортында танылган яшьләр лидеры, тележурналист, телевидение алып баручысы, хәрби хәбәрче һәм блогер Ильяс Айрат улы Батыргәрәев белән очрашу булды.

Көчле хис-кичерешләр калдырыпКөчле хис-кичерешләр калдырып
Көчле хис-кичерешләр калдырып

Ильяс Айрат улы районыбыз укучылары белән очрашып аралашты һәм алар игътибарына «Онытылганнар» (“Забытые”) документаль фильмын тәкъдим итте. “Онытылганнар“ фильмында биш герой турында сөйләнеләнә. Фильмнар илнең ун шәһәрендә төшерелә. Төп локацияләрнең берсе – Бөредәге укчылар ныгытмасы. 19 яшьлек кыз Бөек Ватан сугышы вакытында өч йөздән артык яраланган сугышчыны үз җилкәсендә күтәреп чыга. Съемкаларда “Инсайт Люди” (продюсерлык компаниясе) резидентлары катнаша. Зентаны Донецк Халык Республикасының Горловка шәһәрендә туган Екатерина Смирнова уйный. 2014 елда, аның туган илендә коточкыч вакыйгалар булганда ул әле мәктәптә генә укыган һәм сугышның дәһшәтләрен үз күзләре белән күргән. Аның сөйләве буенча, аңа хәттә уйнарга да туры килми, чөнки шартлауларны һәм бомбалар очып килүен гел сиздем, ди ул.
“Чакмагыш районына мин һәрчак зур теләк белән киләм, шуңа күрә өйдә булу һәм үз эшләрем белән шөгыльләнү арасында мин һәрвакыт балалар белән аралашуны сайлыйм. Безнең Башкортстан яшьләре иң шәп һәм текәләре, аларга ярдәм итәсе, аңлатасы килеп тора. Бүген без сезгә "Онытылганнар" фильмын алып килдек, анда яшь гвардиянең, әсирләрнең биш тарихы турында сүз бара. Ул – 9 май – Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур фильм. Анда безнең Европа белән бергә фашизмны тар-мар иткән вакыттагы уртак батырлыкларыбыз турында сөйләнелә. Фильм шәрә фактларга нигезләнгән, ләкин ул сәнгати. Минемчә, ул яшүсмерләргә бик ошаячак. Чакмагыш яшьләре, башка районнардагы яшьләр кебек үк, эчкерсез, ачык, намуслы. Шуңа күрә мин аларның ниндидер провакацияләргә бирешмәвен телим һәм алар белән аралашырга әзер. Бүгенге көндә дөньяда тыныч вакыт түгел, балаларны дөрес юлга юнәлтәсе килә һәм мин бу планда кечкенә генә адым ясый алсам, егет-кызларның үсүенә, уңай, яхшыны күрә белүенә зур өлеш кертәчәкмен, дип уйлыйм”, – диде Ильяс Батыргәрәев, чараның программасы белән таныштырып һәм әһәмиятен билгеләп.
Хәрби журналист кызлар һәм егетләр белән ялган мәгълүматтан ничек саклану, алдашу һәм вербовка корбаны булмау мөһимлеге турында файдалы мәгълүмат белән уртаклашты. Очрашу ачык әңгәмә форматында узды, ул балаларда зур кызыксыну уятты һәм барысында да онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
“Бүген без махсус хәрби операция зонасындагы вакыйгаларны яктыртучы хәрби журналист Ильяс Батыргәрәев белән очраштык. Аның хәрбиләрнең батырлыклары, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге турында сөйләгәннәре һәм әлеге фильмны карау бездә зур, көчле хис-кичерешләр уятты. Әлеге чара, минемчә, илебез һәм аны яклаучылар өчен горурлык хисләре тәрбияли һәм тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә”, – дигән уй-фикерләре белән уртаклышты әлеге очрашудан Чакмагыш гимназиясенең 7А сыйныф укучысы Раяна Аетбаева.

Көчле хис-кичерешләр калдырып
Көчле хис-кичерешләр калдырып
Көчле хис-кичерешләр калдырып
Көчле хис-кичерешләр калдырып
Көчле хис-кичерешләр калдырып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас