ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
30 сентябрь 2025, 09:30

1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру башлана

Русиядә хәрби хезмәткә чакыру, гадәттәгечә, 1 октябрьдән башлана. Чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру башлана1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру башлана
1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакыру башлана


Кораллы көчләр вәкиле Владимир Цымлянский әйтүенчә, чакырылыш буенча хезмәт итү срогы үзгәрми – 12 ай тәшкил итәчәк. 15 октябрьдән егетләрне җыелма пунктлардан хәрби частьләргә озата башлау күздә тотыла.

Цымлянский басым ясап әйткәнчә, чакырыш буенча хәрби хезмәткә китүчеләр махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәячәк. Исегезгә төшерәбез: көзге чакырылышка нигезле сәбәпсез 20 көн эчендә килмәүчеләргә чикләү чаралары кулланылачак. Бу җәһәттән хәбәрнамә, шулай ук повестка Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелергә мөмкин.

Фото: dzen.ru

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас