ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 сентябрь 2025, 09:35

Бик тәмле кабак согы

Төрле рецептлар бар инетта, менә шулай эшләп карагыз әле!Мин 5 кг кабактан ясадым.

Бик тәмле кабак согыБик тәмле кабак согы
Бик тәмле кабак согы

 Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп, мискә салдым.. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 апельсинны мясорубкадан үткәреп салдым. Кайнады. Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1 кг 100 гр шикәр комы салдым, кайнаттым. Сүндереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә 2 аш калагы тулар тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгардым, күбеген җыйдым, стериль банкага тутырдым.

Чыганак: 1001 киңәш

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас