ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
30 сентябрь 2025, 04:40

Гаилә ялы бик кызыклы үтте

Узган атнада Иске Калмаш авылы модельле китапханәсендә китапханәчеләр районның Гаилә хезмәте вәкилләре белән берлектә онытылмаслык гаилә ялы үткәрде.

Гаилә ялы бик кызыклы үттеГаилә ялы бик кызыклы үтте
Гаилә ялы бик кызыклы үтте

 Уңай мохиттә узган гаилә ялы аралашу, күңел ачу һәм онытылмаслык истәлекләр туплау өчен менә дигән мөмкинлек булды. Чарада катнашучылар төрле активлыклар, уеннар һәм осталык дәресләренә җәлеп ителделе, финанс грамоталылыгы буенча лайфхаклар белән уртаклаштылар. Әлеге гаилә ялы гаилә бәйләнешләрен ныгытуга һәм дусларча шартлар тудыруга ярдәм итте. Китапханәчеләр балаларны язучыларның көз фасылына багышланган әсәрләре белән таныштырдылар. Шулай укучыларга ышаныч телефоны турында искә төшерделәр.
Мондый очрашулар бергә булу һәм якыннарыбыз белән бәхетле мизгелләр белән уртаклашуның мөһимлеген искә төшерә. Бу көнне балаларга "Детский мир" хәйрия фондыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Гаилә ялы бик кызыклы үтте
Гаилә ялы бик кызыклы үтте
Гаилә ялы бик кызыклы үтте
Гаилә ялы бик кызыклы үтте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас