ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 сентябрь 2025, 09:30

Киләсе елда пенсияләр ике этапта арттырылачак

Русиядә пенсияләрне индексацияләү киләсе елдан ике этапта узачак.

Киләсе елда пенсияләр ике этапта арттырылачакКиләсе елда пенсияләр ике этапта арттырылачак
Киләсе елда пенсияләр ике этапта арттырылачак

Башта 1 февральдән пенсияне инфляция дәрәҗәсенә карап арттырачаклар, ә 1 апрельдән Россия Социаль фонды керемнәренә бәйле рәвештә арттырыла. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында социаль фонд рәисе Сергей Чирков әйтте.«Киләсе елда пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы бер мөһим үзгәрешләр бар. Ул пенсиянең ике этаплы индексациясенә күчүгә кагыла. Беренче индексация 1 февральдән булачак һәм иминият пенсиясенә кагылачак. Ул алдагы ел инфляциясе дәрәҗәсендә формалашачак», – дигән Чирков. Аның сүзләренчә, икенче индексация иминият пенсияләренә генә кагылачак һәм 1 апрельдән узачак. Бу датада пенсияләрне арттыру күләме социаль фонд керемнәренә бәйле булачак. Алар Россиядә хезмәт хаклары дәрәҗәсенә бәйле иминият кертемнәреннән формалашачак. Быел иминият пенсияләрен индексацияләү 9,5 процент тәшкил итте, ә социаль пенсияләр 14,75 процентка артты.

Чыганак: Баш ДТП

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас