ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 октябрь 2025, 06:30

Коррупция – ул заман афәте

Коррупция – ул дәүләтнең бөтен гражданнарына кагыла торган проблема, заман афәте. Ул төрле формаларда һәм төрләрдә күренә. Аның иң киң таралган формасы – ришвәтчелек. Кызганычка каршы, күп төр кешеләргә көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен вак ришвәтләр бирү үз дөньяга карашына, әхлакый чикләүләргә каршы килми.

Коррупция – ул заман афәтеКоррупция – ул заман афәте
Коррупция – ул заман афәте


Муниципаль район хакимияте Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы дәүләтара советы эгидасы астында коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләтара советның эшчәнлек планы нигезендә агымдагы елда «Коррупциягә каршы бергә» Халыкара социаль коррупциягә каршы реклама конкурсын үткәрүне оештырды. Аның максаты – яшьләрне коррупцияне профилактикалауда катнашуга, коррупция күренешләрен булдырмау өчен коррупциягә каршы социаль реклама эшләүгә һәм куллануга җәлеп итү, коррупциягә каршы көрәш һәм халыкны аңа каршы агарту өлкәсендә эшчәнлек алып баручы органнар белән җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлек практикасын формалаштыру.
Шул максаттан район мәдәният йортының киңәшмәләр залында әлеге темага кагылышлы рәсем һәм видеороликларны яклау чарасы узды. Анда мәгариф учреждениеләреннән барлыгы 18 рәсем, 1 плакат һәм 3 видеоролик кабул ителде. Беренчел сайлап алудан соң 9 рәсем, 1 плакат һәм 3 видеоролик финалга чыкты. Конкурста катнашучылар үз эшләрен тәкъдим итте һәм яклады, ә район прокуроры Илнур Рәфыйк улы Насретдинов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасы Адвокатлар коллегиясенең Чакмагыш районы филиалы адвокаты Айрат Әнәс улы Хәмидуллин, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге юристконсульты Миләүшә Ринат кызы Кәримова, мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиеваны берләштергән компетентлы жюри аларны бәһалады һәм конкурсантлар арасында иң яхшыларын ачыклады.

Язманың дәвамы киләсе санда.

Коррупция – ул заман афәте
Коррупция – ул заман афәте
Коррупция – ул заман афәте
Коррупция – ул заман афәте
Коррупция – ул заман афәте
Коррупция – ул заман афәте
Коррупция – ул заман афәте
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас