ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 октябрь 2025, 15:30

Өлкәннәребезне яратып һәм зурлап

1 октябрь көнне Балалар модельле китапханәсендә «Китапханә һәм гаилә» клубы чикләрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Күңелне җылы сүзләр белән җылытыйк» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

Өлкәннәребезне яратып һәм зурлапӨлкәннәребезне яратып һәм зурлап
Өлкәннәребезне яратып һәм зурлап

Чакмагыш гимназиясенең 3А сыйныфы укучылары, аларның нәнәй-картәтиләре бу көнне китапханәнең кунаклары булдылар. Чарада кадерле һәм хөрмәтле кешеләргә күп матур котлаулар һәм җылы теләкләр яңгырады. Анда катнашучылар кызыклы бәйгеләрдә, уеннарда һәм викториналарда актив катнашып, сәләтләрен күрсәттеләр. Оныклары башкаруында җырлар, биюләр, шигырьләр һәм үз куллары белән ясалган эшләнмәләре хөрмәтле өлкәннәргә аеруча зур бүләк булды. Очрашу җылы бәйрәм мохитендә узды. Бәйрәм кичәсе һәммәсенә дә аралашу шатлыгы, күтәренке кәеф һәм шатлык-куанычлар бүләк итте.

Өлкәннәребезне яратып һәм зурлап
Өлкәннәребезне яратып һәм зурлап
Өлкәннәребезне яратып һәм зурлап
Өлкәннәребезне яратып һәм зурлап
Өлкәннәребезне яратып һәм зурлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас