ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 октябрь 2025, 06:40

Яшь хезмәттәшләребезнең уңышларына сөенәбез

Районыбызда бар гомерләрен яшь буынга лаеклы белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, яраткан эшен зур осталык белән башкарган һәм берничә буын укучыларның, ата аналарның, якташларының хөрмәт-ихтирамын яулаган хаклы ялдагы укытучылар, чын мәгънәсендә остаз булган педагоглар байтак.

Яшь хезмәттәшләребезнең  уңышларына сөенәбезЯшь хезмәттәшләребезнең  уңышларына сөенәбез
Яшь хезмәттәшләребезнең уңышларына сөенәбез

Алар инде эштән туктасалар да, бар күңелләре белән гомерлек һөнәрләренә тугры калып, бүгенге мәгариф өлкәсендәге яңалык-үзгәрешләрдән хәбәрдар булып, яшь коллегалары белән тәҗрибәләрен уртаклашалар, киңәшләре белән ярдәм итеп торалар. Җәмгыять тормышында да актив алар. Илебездә 5 октябрьдә билгеләнгән Укытучылар көне алдыннан гәзит укучыларыбызга зур хезмәт стажына ия педагог, Аблай урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә зур көч салган, җаваплы җитәкче вазыйфасын башкарган якташыбыз – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Чакмагыш районының шәрәфле гражданины исеменә лаек булган Р. Ә. Кодаярова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Журналист Светлана Беллендирның Рима Әхнәф кызы белән бу әңгәмәсе яңа уку елы алдыннан “Ветеран Башкортостана” журналында нәшер ителгән иде. Аны якташлар игътибарына да тәкъдим итәбез.

Мәктәпләр авыл киләчәге–Рима әхнәф кызы, Сез мәктәптә ничә ел эшләдегез?

–Минем укытучылык стажым 37 ел, шуның 36 елның Аблай урта мәктәбендә эшләдем. Балаларга математика фәненнән белем бирдем, егерме елдан артык завуч, унике ел мәктәп директоры булдым.

–Сез нигә укытучы һөнәрен сайладыгыз?

–Үсмер чакта мин табиб булырга хыялланган идем, тик медицина институтына конкурс буенча үтә алмадым. Ул вакытта мәктәпләргә урта белем белән укытучы итеп алалар иде һәм мине районның Яңа Ихсан сигезъеллык мәктәбенә математика укытырга җибәрделәр. Киләсе уку елында инде Аблай урта мәктәбенә күчерделәр. Мин анда 1969 елның 1 сентябрендә эшли башладым. Соңрак инде Бөре педагогия институтының физика математика факультетын тәмамладым.

–Сезне математика нәрсә белән кызыксындырды?

–Мин 9-10 сыйныфларда Чакмагыш беренче урта мәктәбендә бөтен район өчен җыелма булган математика классында укыдым. Укытучыбыз, ул вакытта әле үзе дә яшь педагог Инесса Әкрам кызы Шакирҗанова укытты һәм ул миндә шушы фәнгә карата мәхәббәт уятты. Без әле дә аның белән элемтәдә торабыз, бәйләнешне өзмибез.

–Ә Сез үзегезнең беренче укучыларыгызны хәтерлисезме?–Аларны ничек онытасың инде?

Аблай мәктәбендә эшли башлаганда нибары 19 яшем тулган иде һәм мине җиденче класска сыйныф җитәкчесе итеп билгеләделәр. Бу класста соңрак район горурлыгы булган укучылар белем алды. Мәсәлән, Фәних Хәйруллин республика прокуратурасында җаваплы вазыйфалар башкарды, идарәлек начальнигы булды, холык төзәтү учреждениеләрендә хокук саклауны күзәтү буенча республика прокуроры булып эшләде. Рәлиф Мөхәммәтҗанов илебезнең Төньяк-Көнчыгы шындагы хәрби көчләр штабын да бүлек начальнигы булды, Тын океан флотында хезмәт итте. Флүр Гарипов Бакалы районын да күчмә механикалаштырылган колоннаның техник директоры вазыйфасын башкарды. Алардан тыш, югары дәрәҗәләргә ирешкән башка укучылар да байтак. Мин белем һәм тәрбия биргән элекке укучыларым һәр елны очрашуларга чакыралар. Алар күңелендә мәктәп еллары якты хәтирәләр булып саклануы белән горурланам.

–Педагог укучыларында үзе укыткан фәнгә карата ничек кызыксыну уята ала?

–Иң мөһиме – үз һөнәрең не, балаларны ярату һәм белем бирү эше белән генә чиклән мәү. Укытучы эше – җиңел булмаган, катлаулы хезмәт, аның нәтиҗәсе шунда ук түгел, ә бары тик еллар үткәч кенә күренә. Әмма иң шатлыклысы – олыгайган укучыларыңа карап, максатлар үтәлүен күрү. Директор булып эшли башлагач, мәктәптә балигъ булмаганнар эшләре буенча махсус исәптә торучы балаларның булуы күңелем өчен иң авыры булды. Ә бит алар җинаятьче түгел – бары тик ахырын уйлап бетермичә хаталанганнар. Һәм мин аларны шушы исәптән төшерү өчен тырыштым. Чөнки балалар коллективында төрле холыклы – шаян-шук, тәртип бозарга яратучылар да, оялчан чаннарда була. Аларның һәр кайсына игътибар кирәк. Без “укытучы-укучы-ата-аналар” дигән тыгыз, бербөтен бәйләнештә эшләдек. Әгәр укытучы ата-аналар белән бер дулкын да, аңлашып эшли икән, укучылар да аны хөрмәт итә. Балаларга җәза биреп кенә тәртипкә өйрәтеп булмавына иманым камил. Аларны борчыган со рауларны, проблемаларны аңларга, хәлләренә керә белергә кирәк. Шул чакта укытучы абруе да үсә.

–Балаларга хезмәт тәр биясе бирү турында ни уй лыйсыз?

Әле күптән түгел генә укучыларга тактадан акбур сөртеп алу да тыела иде...–Авыл укытучысы буларак, хезмәт тәрбиясе белем бирү процессы белән тыгыз бәйләнештә барырга тиеш, дип исәп лим. Кешене хезмәт булдырган. Без укучылар белән гел колхоз эшләрендә ярдәм иттек.

Әгәр кеше эшләми икән, ул кеше хезмәтенә ничек хөрмәт белән карый алсын?

Хезмәтсез булмый!–күптән түгел хөкүмәт дәрәҗәсендә укытучыларны бюрократик эшчәнлектән азат итү турындагы мәсьәлә күтәрелде.

Бу проблеманы көнүзәк, дип исәплисезме?

–Әйедер, дип уйлыйм. Әмма без тутырыласы рәсми кәгазьләр ул кадәр күп булмаган ва кытта эшләдек. План төзи идек тә, шуның буенча эшли идек. Хәзер оештырып үткәргән чара- ларны фотога, видеога да төше рергә кирәк. Безнең заманда алай түгел иде.

–Сез эшләгән чорда гаилә гезгә вакытыгыз кала идеме?

–Без өч бала үстердек. Җиңел генә булды, дип әйтә алмыйм. Тик үзем дә, гомер юлдашым Фә нил Әхъярулла улы Кодаяров та балаларга һәм гаиләгә тиешле игътибарны бүлергә тырыша идек. Гаилә – тормышыбызның төп өлеше. Кече улыма 48 генә көн тулганда 1 сентябрьдә эш кә чыктым. Ярый әле баланы карарга кайнанам ярдәм итте. Без балаларыбызга ныклы бе лем алырга ярдәм итеп, аларны лаеклы кешеләр итеп үстердек. –Ничек уйлыйсыз, укучыла ры аз булган авыл мәктәплә рен саклап калу отышлымы?–Соңгы елларда, чыннан да, авыл мәктәпләрендә укучылар саны бик әзәйде. Мин Аблай мәктәбендә эшли башлаган чорда җиде йөзгә якын бала укый иде, ә хәзер ун тапкырга дияр лек әзрәк. Авыл мәктәпләрен саклап калу мөһим, дип уйлыйм. Чөнки мәктәп, медицина пункты, мәдәният йорты, китапханә һәм почта – авылның үзәк терәге. Мәктәпләр – авылны саклап калырга булышлык итүче, һәр авылның киләчәге ул.

–Укытучылар көне алдын нан бүгенге педагогларга нинди теләкләр җиткерер идегез?

–Бу көн алар өчен якты һәм җылы бәйрәм булсын! Мин әле дә Белем һәм Укытучылар көнен дә мәктәпкә баручы балаларны күрсәм, дулкынланам. Без, хаклы ялдагы элекке укытучылар, бүген эшләүче хезәттәшләребезнең уңышларына сөенәбез. Ә яшь коллегаларыбызга сабырлык һәм һөнәребезне чиксез ярату ларын телим. Бу мәхәббәтне укучылар ла тоя алсын һәм ях шылык белән җавап бирсен.

Яшь хезмәттәшләребезнең  уңышларына сөенәбез
Яшь хезмәттәшләребезнең  уңышларына сөенәбез
Яшь хезмәттәшләребезнең  уңышларына сөенәбез
Яшь хезмәттәшләребезнең уңышларына сөенәбез
Автор:Язманы нәшер итүгә Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас