+22 °С
Яңгыр


Чисталык көне акциясе чикләрендә узган өмәләрдә катнашучылар башлыча җәмәгать территорияләрен коелган агач яфракларыннан һәм башка чүп-чардан чистарту эшләрендә кайнады.
Район үзәгенең барлык оешмалары да “Чисталык көне”ндә актив катнашты. Күмәк тырышлык белән урыннарда дистәләрчә кубометр калдыклар җыеп алынды.
Тирә-як территорияне тәртипкә китерү эшчәнлегенә авыл биләмәләрендә дә дәррәү кушылдылар.
Чисталык көне акциясе чикләрендә өмәләр, һава шартлары мөмкинлекләренә карап, һәр атна саен оештырылачак.