+22 °С
Яңгыр


Ярышлар программасында физик сәләтләрне үстерү (спорт эстафеталары), белем һәм интеллектны тикшерү (викториналар, табышмаклар), иҗади потенциалны ачу (кул эшләре конкурсы), гаилә кыйммәтләрен ныгыту (үзара хезмәттәшлеккә һәм аңлашуга юнәлдерелгән уртак биремнәр) буенча көч сынаштылар. Һәр гаилә үзенең үзенчәлекле талантларын һәм осталыкларын күрсәтте.
Шулай итеп, I урынны Исламовлар гаиләсе алды. Алар муниципаль этапта гимназия данын яклаячаклар. II урынга Гафаровлар, III урынга Нурмөхәммәтовлар һәм Эрнест Костин гаиләсе лаек булды.