ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
10 октябрь 2025, 07:40

Бәйрәм алдыннан – яңа фатир ачкычлары

Башкортстанда ятим һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасы гамәлдә

Бәйрәм алдыннан – яңа фатир ачкычларыБәйрәм алдыннан – яңа фатир ачкычлары
Бәйрәм алдыннан – яңа фатир ачкычлары


Республика көне билгеләнгән бәйрәм алды чоры яшь райондашыбыз Милана Босомыкина һәм аның якыннары күңелендә аеруча истәлекле һәм шатлыклы хатирәләрнең берсе булып гомерләре дәвамында сакланыр, мөгаен.
Башкортстаныбызның төп бәйрәме алдыннан Милана өр-яңа фатир хуҗасы булды. Муниципаль район хакимияте бинасында үткән тантанада район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев аңа фатир ачкычларын тапшырып, шушы сөенечле вакыйга һәм бәйрәм белән ихлас тәбрикләп, иң яхшы теләкләр җиткерде. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова Милананы һәм аның якыннарын шушы сөенечле вакыйга һәм Республика көне белән тәбрикләде, яңа торакта бәхетле гомер теләде.
Өр-яңа йортта урнашкан бу фатир ятим һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру чикләрендә тапшырылды. Милана үзе дә, аны тәрбияләп үстергән якын кешеләре — Римма һәм Дамир Йосыповлар да мондый хәстәрлек өчен район хакимияте җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтле булуларын белдерделәр. Аларның якын туганнары Радис Сәрвәров та бик күпләргә үрнәк булырлык бу күркәм гаилә әгъзалары турында сөйләп таныштырды һәм аларның шатлыкларын уртаклашып: “Ятим калган балаларга ярдәм итүче шундый дәүләт программасының барлыгы һәм аның чыннан да гамәлдә булуы сөендерә. Аның күркәм нәтиҗәләре дә күз алдыбызда – бүген шушы программа чикләрендә баланы үз торагы булды”, – диде.
Якты, барлык уңайлыклары булган бу фатир район үзәгенең Ш. Сөләйманов урамында төзелгән өр-яңа, заманча өч катлы йортта урнашкан, ул заманча бизәлгән, якты, җылы. Без Миланага ныклы сәламәтлек, тормышында тик уңышларга ирешеп, киләчәктә дәүләт хәстәрлеге белән тапшырылган шушы фатирда тик бәхетле тормыш кичерергә насыйп булуын телибез.

Бәйрәм алдыннан – яңа фатир ачкычлары
Бәйрәм алдыннан – яңа фатир ачкычлары
Бәйрәм алдыннан – яңа фатир ачкычлары
Бәйрәм алдыннан – яңа фатир ачкычлары
Автор:Рэзилә Арсланова
Читайте нас