ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Новости
10 Октября 2025, 08:05

“Базы” – җиңүчеләр арасында

“Башкортостанның электр энергиясен сату компаниясе” (“Башэлектросбыт”) төбәкне электр энергиясе белән ышанычлы тәэмин итүче буларак, республика оешма-предприятиеләренең тотрыклы үсеше стратегиясен уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итә. Русиядә бу эшчәнлек егерме ел элек башлана.

“Базы” – җиңүчеләр арасында“Базы” – җиңүчеләр арасында
“Базы” – җиңүчеләр арасында

 2025 елда билгеләнгән шушы истәлекле дата уңаеннан компания электр энергиясен кулланучы юридик шәхесләр арасында “Алтын багана” (“Золотая опора”) милли премиясе җиңүчеләрен билгеләде. Аларны бүләкләү тантанасы Уфада үткән Русия энергетика форумы чикләрендә “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында булды.
Җиңүчеләр һәм призерлар узган 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ачыкланды. Республиканың бүләкләнүче 10 эре оешма-предприятиесе арасында безнең районның җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте булуы да сөенечле. Чарада премиянең төп бүләге булган “яшел” сертификатларны Башкортстан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Рөстәм Нәбиуллин белән җаваплылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәмгыяте генераль директорының электр энергиясен һәм куәтен сату буенча урынбасары Арсен Әхмәдҗанов тапшырды. Бүләкләү тантанасында “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич Соколов катнашты.
Бу сертификатлар белән бүләкләнгән оешма-предприятиеләр яңартыла барган энергия чыганаклары исәбеннән 20 мегаватт электр энергиясе хакын түләү-кайтару хокукына ия була. Моннан тыш, бу сертификатлар Йомагуҗа су-электр станциясендә су генерациясен кулланып электр энергиясен экология, тирә-як мохиткә зыян китерми җитештерү атрибутларын да раслый. “Яшел” сертификатлар – экологиягә начар йогынтыны чикләргә мөмкинлек ачучы инструментларның берсе. “Бүген безнең җиңүчеләребез һәм намуслы партнерларыбыз Русиядә электр энергиясен җитештерүче экологик яктан чиста чыганаклар үсешенә үз өлешләрен кертә”, – дип билгеләде җаваплылыгы чикләнгән “ЭСКБ” җәмгыяте генераль директорының электр энергиясен һәм куәтен сату буенча урынбасары Арсен Әхмәдҗанов
Әлеге “Алтын багана” премиясе 2005 елдан башлап тапшырыла. Ул электр энергиясен кулланучылар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсен артттыру, шулай ук иң намуслы, алдынгы карашлы һәм социаль җаваплы предприятиеләрне тану-ачыклау максатларын күзаллый. Җиңүчеләр кулланылган ресурслар өчен түләүләргә җаваплы карау, килешү шартларын һәм энергия куллану режимын төгәл үтәү кебек төп күрсәткечләр буенча билгеләнә.

“Базы” – җиңүчеләр арасында
“Базы” – җиңүчеләр арасында
“Базы” – җиңүчеләр арасында
“Базы” – җиңүчеләр арасында
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас