

Бәйрәм кунаклары район мәдәният йорты фойесында район тормышындагы төп мизгелләр белән танышты. Ә район учреждениеләре һәм предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә ярдәмендә районның нинди кызыксынулар белән яшәвен, үз көчләрен нинди юнәлешләрне үстерүгә юнәлтүләрен, нинди күрсәткечләргә ирешүләрен күрде. Муниципаль район хакимияте башлыгының Реканс Фәнил улы Ямалеев районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Чара барышында район үсешенә зур өлеш керткән учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре бүләкләнде. Быел истәлекле даталарны – Чакмагыш районы төзелүгә 95 ел тулуны һәм Чакмагышның 350 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген без районыбыз үсә һәм республиканың чәчәк атуына лаеклы өлеш кертә дип горурланып әйтә алабыз. Бүгенге көндә 350 дән артык яугир якташыбыз мобилизацияләнгәннәр махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклый. Без аларга ярдәм итүне дәвам итәбез. Әлеге вакытта азык-төлек, медикаментлар, җиһазлар һәм техникадан торган 33нче гуманитар ярдәмне әзерлибез, – диде район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. Чакмагышлыларны Республика көне белән котлап, Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр министрының беренче урынбасары Василий Геннадьевич Таболин әлеге бәйрәмнең әһәмиятен билгеләде һәм республика тарафыннан соңгы еллар эчендә ирешелгән күрсәткечләргә тукталды. Шуның белән бергә ул икътисади, социаль, мәдәни үзгәртеп коруларда урыннардагы властьларның, төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып барган учреждение, оешма һәм предприятиеләрдә эшләүчеләрнең өлеше зур булуын билгеләде. Төрле һөнәр ияләренә югары бүләкләр тапшыру да шуны раслады.