ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 октябрь 2025, 06:25

Бәйрәм ярминкәсе гөрләде

Бүген республикабыз төп бәйрәмен билгели. Шушы уңайдан төбәк башкаласында һәм барлык шәһәр-районнарда күп санлы чаралар үтә.

Бәйрәм ярминкәсе гөрләдеБәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде

Безнең район үзәгендә дә бәйрәм ярминкәсе гөрләде. Иртәнге сигез сәгатьтән үк ярминкә үтә торган мәйданга шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен, яшелчә-җимеш, табигать байлыкларын хәстәрләгән уңган якташларыбыз һәм оешмалар вәкилләре үз товарларын район халкына тәкъдим итә башлады. Биредә сөт, камыр һәм кондитер ризыкларын, кош-корт итен, яшелчә, балык, балның һәм башка ризыкларның төрле төрләрен, чәчкә, агач-куаклар үсентеләрен сайлап алып булды. Шулай ук сәнәгать товарлары белән сәүдә итүчеләр дә килде. Нариман авылындагы кошчылык фабрикасы, кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре тәкъдим иткән товарларны якташлар күптән белә, үз итә һәм ярминкәдә дә яратып алдылар. Бәйрәм ярминкәсендә, гадәттәгечә, райондашларыбыз ризыкларның бай ассортиментын тәкъдим итте. Николаевкада яшәүче Фәнзилә апа Әкрамова сөт ризыкларының берничә төрен әзерләп алып килгән, шәхси хуҗалыкларында мал асрыйлар. “Бу ризыклар сорау белән файдалана, авылдашлар йорттан килеп алалар”, – ди ул. Шулай ук бал, яшелчә, кош-корт ите белән сәүдә итүче якташлар өстәлләре яныннан да кеше өзелмәде. Ярминкәгә тирә-як районнардан килүчеләр дә байтак булды. Күрше Бакалы районыннан Светлана Шәйхетдинова “Сездә үткән ярминкәләрдә еш булам, монда даими сатып алучыларым да бар”, – диде. Гомере дәвамында кешеләр сәламәтлеге сагында торып, дәваханәдә эшләгән бу ханым бу юлы да киптерелгән дару үләннәрен, алардан һәм умартачылык продукциясеннән эшләнгән шифалы төнәтмәләр, җиләк-җимешләрдән кайнатмалар, әнисе бәйләгән мамык оекбаш-бияләйләр дә алып килгән. Аның якташы Гөлнур Шакурова исә көзнең яме булган хризантема һәм башка чәчкәләрнең күп төрләрен тәкъдим итте. Алар кояшлы бәйрәм көненә тагын да ямь биреп, ерактан ук балкып торды. Матурлык яратучы райондашлар чәчкә үсентеләрен теләп алды. Бакалы, Илеш районнарыннан килгән күршеләребез шулай ук бал, умартачылык продукциясен, колбасаларның төрле төрләрен дә алып килгән. Илеш районының Кызыл Байрак авылы янындагы күлдә балык үрчетеп, бәйрәм ярминкәсендә һәркайсы 4-5 килограмма да ким булмаган үз товарын тәкъдим итүче эшкуарлар машинасы яныннан да сатып алучылар өзелмәде диярлек. Тирә-якка ямь биреп, милли киемдә балкып сатып алучыларны каршы алып торган Нәфисә Гәрәева бәйрәм ярминкәсенең яме булды дисәк тә һич арттыру булмастыр. Районыбызның Иске Балак авылында туып үскән ул, әлеге вакытта Федоровка районында гомер итсә дә, туган яклары белән бәйләнешне өзми – биредәге якыннары янына кайтып, туганнары белән аралашып яши. Күркәм костюмына сокланып: “Сез мәдәният хезмәткәреме әллә?” – дип соравыбызга ул тыйнак кына: “Төрле чараларда чыгышлар ясыйм”, – дип җавап бирде. “Елына бер булса да туган ягымда үткән ярминкәдә катнашырга тырышам, бу юлы да бал, умартачылылык продукциясен алып килдем. Иптәшем дә эшсез торырга яратмый, ул үргән камчыларны да тәкъдим итәсем килде”, – диде ул, кулындагы хәзер инде раритетка әйләнеп барган коралны күрсәтеп. Бәйрәм ярминкәсе шулай көзге муллыгы белән сөендереп, бәйрәм көненә тагын да ямь өстәп гөрләп үтте. Бирегә килүче һәр якташыбыз күңеленә ошаган ризык һәм башка төр товарлар сатып алып кинәнде. Мул уңышы белән сөендергән бу мизгел бәрәкәтле, дөньяларыбыз имин булсын иде.

Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Бәйрәм ярминкәсе гөрләде
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас