Барлык яңалыклар
Новости
11 октябрь 2025, 10:15

Республика көне белән!

Бүген Башкортстаныбыз төп бәйрәмен – Республика көнен билгели.

Республика көне белән!
Республика көне белән!

Бу көн – төбәктә яшәүче барлык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. 1990 елның 11 октябре – Башкортстан Республикасының һәм аның биләмәсендә яшәүче халыкның артабангы тотрыклы үсешен билгеләгән көн. Төбәктә конфессияара һәм милләтара бердәмлек төп өстенлек булып тора. Республикада 160тан артык милләт вәкилләре яши, аларның һәркайсының этномәдәниятен саклау, артабан да яшәтү өчен шартлар булдырылган. Тарих төпкеленнән буыннардан-буыннарга тапшырыла килгән күпмилләтле һәм күп конфессияле халык составы милләтара татулык, гомумгражданлык бердәмлеге, төрле халыкларның бер-берсенең милләтенә һәм диненә хөрмәт белән карау, халыклар дуслыгы кебек сыйфатларны булдырып, алар арасындагы бәрелеш-низаглар барлыкка килү ихтималын тулысынча кире кага. Һәр заманда да төбәктә яшәүче халыклар иңгә-иң куеп яшәгән һәм бу күркәм тормыш дәвам итә. Үткән берничә дистә елда респубика Русиянең мәдәнияте, фәне, икътисады һәм сәнәгате үсешенә бәһалап бетергесез өлеш кертеп кенә калмый, илебез дәүләтчелеген ныгытуда да зур роль уйнады. Башкортстан – Русия Федерациясенең иң алдынгы фәнни, индустриаль һәм авыл хуҗалыгы субъектларының берсе. Алай гына да түгел, республикабыз – илнең төп нефть чыгаручы төбәкләренең берсе, химия сәнәгате һәм машина төзү үзәге дә. Соңгы елларда Башкортстан үзен халыкара, ил күләмендәге эшлекле, спорт, мәдәни һәм фәнни вакыйгалар үзәге буларак та танытты. Башкортстан Республикасы – Русиянең махсус хәрби операцияга ярдәм күрсәтүче төп терәк төбәкләрнең берсе. Республика хәрби бәрелешләр барган зонага мотоукчылар полкын һәм биш аерым батальон төзеп озатты. Хәрби подразделениеләрне матди-техник яктан тәэмин итү өчен төбәктә даими система булдырылды. Республика җитәкчелеге яугирләр, хәрби бәрелешләр ветераннары һәм барлык хәрбиләрнең гаилә агъзалары турында да хәстәрлек күрә. Төбәк халкы махсус операциянең тәүге көннәреннән үк Русия Президенты карарын хуплавын белдереп, Җиңүне якынайту өчен бар тырышлыгын сала. Бердәм, тату республиканың барлык халыкларын ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз һәм туган Башкортстаныбызның артабан да тотрыклы үсештә булуын, иминлектә яшәвен телибез.

Автор: Рәзилә Арсланова
Читайте нас