ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
12 октябрь 2025, 11:40

Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!

Мәскәү шәһәрендә «Алтын энә» Русия фестиваль- конкурсы узды.

Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!
Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!

"Вячеслав Зайцев белән юл" фестиваленә илебезнең барлык почмакларыннан килгән талантлы иҗади яшьләр һәм оештыручыларның оста командасы конкурсның кабатланмас атмосферасын тудырды, ул иҗади үсешкә, яңа максатлар тууга этәргеч бирде. Бу масштаблы чарада районыбызның гимназия каршындагы Гузәлия Гәлиева җитәкчелегендәге "Одри" мода театры Русия шәһәрләре коллективлары арасында "Бал- маскарад " номинациясендә лаеклы өченче урынны алды! Мода театры җитәкчесе Гузәлия Наил кызы Гәлиева махсус бүләккә лаек булды. Конкурс йомгаклары буенча студиядә тәрбияләнүчеләр шәхси чыгышларда призлы урыннар алдылар. Диана Макулова, Ясмина Музипова, Алина Арсланова, Юлия Бикмәтова, Эльнара Гайбашева, Саида Хәмидулина, Азалия Миһранова, Аделя Фатыйхова "Беренче чыгыш" номинациясендә беренче урынны яулады! Котлыйбыз!

Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!
Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!
Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!
Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!
Булачак йолдызлар - Мәскәү сәхнәсендә!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас