+21 °С
Облачно


Район хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков, Чакмагыш гимназиясенең “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе һәм хәрби тәрбия укытучысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов булачак солдатларга хәер-фатиха биреп, уңышлы хезмәт итүләрен теләгәннән соң, чара төрле хәрби-спорт ярышлары белән дәвам итте. Булачак Ватанны саклаучылар пневматик винтовкадан ату, аркылы борыста күтәрелү, автоматны сүтеп-җыю, противогаз киюдә көч сынаштылар. Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.