

Аларның гаиләсендә тәрбиягә алган ике искиткеч кыз үсә — Полина һәм Зарина. Чакмагыш гимназиясенең 4 сыйныф укучылары мәктәп тормышында актив катнашалар. Кызлар нәфис гимнастика, рәсем ясау, тегү белән мавыгалар, «Русское слово» проекты буенча дәресләрдә укыйлар һәм дөньяга карашларын киңәйтәләр. Аларның уңышлары грамоталар, Рәхмәт хатлары белән билгеләнеп тора.
Җәй көне Шәйдуллиннар гаиләсе белән урманда җиләк-җимеш җыялар, яшелчә һәм чәчәкләр үстерә, ишегалдын оҗмах бакчасына әйләндерәләр. Кышын әтиләре белән чаңгыда йөриләр һәм картәти-картәни белән яңа ел кичләрен уздыралар.
2018 елда Шәйдуллиннар «Гаилә учагы» дип аталган гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре фестивалендә җиңү яулап, Диплом белән бүләкләнгән иде.