ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
15 октябрь 2025, 06:30

Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көненә багышлап

Узган атнада район үзәк дәваханәсендә Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан булачак әниләргә багышланган күркәм чара оештырылды.

Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көненә багышлапБөтенрусия йөкле хатын-кызлар көненә багышлап
Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көненә багышлап

 Медицина психологы Гөлшат Флүр кызы Якупова чараны җылы котлаулар белән ачып җибәрде, танышу һәм ассоциацияләргә кызыклы уеннар, “Мин бу җырны таныйм” музыкаль конкурсы үткәрде. Шулай ук ул метафорик карталар белән эшчәнлек оештырды. Табиб-гинеколог Гүзәл Хәлил кызы Береснева әни һәм бала сәламәтлеге өчен сәламәт туклануның һәм имезүнең мөһимлеге турында сөйләде. Гаилә хезмәте белгечләре Гөлназ Фидус кызы Сәлимова һәм Ильвина Илшат кызы Фәтхетдинова йөкле хатын-кызларга үз-үзләренә ышанычны һәм уңай фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән тренинг күнегүләре үткәрделәр.
Юрист Дилара Фидаил кызы Насыйрова булачак әниләрне йөклелек вакытында һәм бала тапканнан соң үз хокукларын һәм мөмкинлекләрен белү өчен социаль ташламаларның һәм пособиеләрнең юридик аспектлары белән таныштырды. Күп балалы әни һәм педагог, биш бала тәрбияләүче Гүзәлия Наил кызы Галиева актив, иҗади һәм уңышлы гүзәл зат булып калу тәҗрибәсе һәм серләре белән уртаклашты. Чара җылы һәм рухи мохиттә чәй өстәле янында ихлас аралашу белән тәмамланды.

Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көненә багышлап
Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көненә багышлап
Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көненә багышлап
Бөтенрусия йөкле хатын-кызлар көненә багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас