

16 октябрь иртәсендә көзге чакырылышның тәүге төркеме булган яшь егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасы үтте. Айдар Әрдисламов, Ильяс Вәлиев, Денис Вәлиев, Динислам Гәрәев, Данил Димитриев, Владимир Евдокимов, Әмир Заһидуллин, Динар Зарипов, Ильмир Маликов, Рубин Нәбиуллин, Рамазан Сәлимгәрәев, Рәшит Сәмигуллин Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә киттеләр. Егетләр ерак юлга кузгалыр алдыннан аларга мөрәҗәгать итеп, район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев: “Чакмагыш егетләре булуыгызны бервакытта да исегездән чыгармый, лаеклы, намуслы хезмәт итегез. Районыбызга, якыннарыгызга сез хезмәт иткән частьлардан тик яхшы хәбәрләр генә килеп торыр дип ышанабыз”, – диде. Районның хәрби комиссары Марсель Марс улы Рәфыйков та: “Сез хәрби бурычны намуслы үтәрсез дип өметләнәм. Дус булыгыз, уставны төгәл үтәгез, командирларны тыңлагыз. Бу киңәшләр сезгә хәрби хезмәт вакытында ярдәм итәр”, – дип булачак солдат якташларыбызга мөрәҗәгать итте. Районыбыз имам-мөхтәсибе ярдәмчесе, Чакмагыштагы “Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев һәм Юмаштагы Христос Раштуасы чиркәве рухание Евгений Ионов та егетләргә хәер-фатиха сүзләрен җиткереп: “Ватанны яклау – элек-электән ир-егетләрнең бурычы булган. Изге догалар сезне һәр вакыт саклап йөртсен”, – дип, хәрби хезмәткә юлланасы егетләргә догалыклар тараттылар. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова да булачак ил сакчыларына җылы теләкләр җиткерде.
Озату чарасының тантаналы өлеше тәмамлангач, егетләргә туганнары белән хушлашу өчен берникадәр вакыт бирелде. Без шул арада якыннарын хезмәткә озатучы якташлар белән бераз әңгәмәләшеп өлгердек. Дәүләтебез тынычлыгы сагына юлланучылар арасында Чакмагыш егете Динар Зарипов та бар. Аны озатырга хезмәттәшләре һәм иң якын кешеләре килгән. “Оныгыбыз мәктәптән соң Уфадагы ягулык-энергетика колледжын тәмамлап, кулына диплом алгач районның су белән тәэмин итү оешмасында хезмәт юлын башлады. Хәзер инде без алдагы бер ел эчендә аның ныгынып, сау-сәламәт булып кайтуын көтәрбез. Ил-дөньяларыбыз имин булсын, улыбыз яхшы хезмәт итеп кайтсын, Аллаһ Тәгалә боерып, тагын бер елдан сөенеп күрешүләр насыйп булсын”, – диләр булачак солдатның нәнәсе Флүзә апа һәм картәтисе Фәнит абый Зариповлар. Аларга районның су белән тәэмин итү оешмасы хезмәткәре Ләйсән дә кушыла: “Бездә эшләгән чорда Динар үзен бик акыллы егет, яхшы, җаваплы хезмәткәр итеп танытты. Без аның бер елдан хәрби бурычын үтәп, янә оешмабызга кайтуын көтәбез”, – ди ул.
Без дә Ватанны саклаучылар елында озакламый солдат булачак барлык яшь райондашларыбызга тормышларының алда көткән шушы җаваплы этабын уңышлы үтеп, янә бер елдан хәрби хезмәт бурычларын лаеклы үтәгәннән соң, сау-сәламәт булып, туган якларга әйләнеп кайтуларын, ил-дәүләтебезнең имин-тыныч булуын телибез.