ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 октябрь 2025, 12:45

«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»

Күптән түгел Чакмагыш район мәдәният йортында «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм» дип аталган район гармунчылар конкурсының Гала-концерты булды.

«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»
«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»

Әлеге чара вокаль һәм музыкаль-башкару мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, яңа талантлар ачу һәм халык музыка коралларын популярлаштыру максатында оештырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. I дәрәҗә лауреат дип Илдар Идиятулла улы Сәрвәров табылды. II дәрәҗә лауреат исемнәренә Илдар Нуриәхмәт улы Галиев, Лилия Әбрар кызы Дмитриева лаек булды. III дәрәҗә лауреат исемнәрен Зилә Лотфулла кызы Ишаева, Абүзәр Нигъмәтулла улы Насыйбуллин, Зөһрә Әсгать кызы Дәүләтова яулады. “Автор-башкаручы” номинациясендә Рауис Муллаян улы Сабитов, Ильвир Фәһим улы Әхъяров җиңеп чыктылар. “Халыкчан башкаручы” дип Рифир Рәис улы Галиуллин табылды. “Тамашачы сөюе” призына Самат Мансаф улы Гәрәев лаек булды, “Өмет” номинациясендә Динис Нурияздан улы Хәмидуллин җиңде. Концерт бер сулышта үтте, тамашачыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Чара якташларыбыз һәм кунакларыбызның талантларының байлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтте, халык мәдәниятен саклау һәм үстерүнең мөһимлеген раслады.

«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»
«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»
«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»
«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»
«Үзем уйныйм, үзем җырлыйм»
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас