

Чөнки нәкъ шушы көндә данлыклы башкорт биючесе, хореографы һәм балетмейстеры Фәйзи Гаскәров дөньяга килгән. Аның исемен йөрткән бию ансамбле – республиканың мәдәни данын еракларга тараткан иҗади коллективларның берсе. Аның репертуарында күп төрле милләтләр биюләре төп урынны алып тора. Республикабызда яшәүче һәр халык вәкилләре – уникаль милли традицияләрне саклаучылар. Һәр милләтнең тарихы, дөньяга карашы һәм холык-фигыле аның биюләрендә чагылыш таба.
Яшь буынга лаеклы тәрбия бирү традицияләре белән данлы булган Чакмагыш гимназиясендә Милли бию көне күләмле билгеләнеп, шушы уңайдан күп төрле чаралар оештырылды. Сыйныфларда бу көнгә багышланган тематик дәресләр, класс сәгатьләре, дәрестән тыш чаралар үткәрелде, шулай ук уку йортың башлангыч мәктәбе китапханәсендә мавыктыргыч күргәзмә эшләде.
Ә бәйрәм көненең иң зур чарасы – Дуслык хороводы уку йортының төп корпусы алдындагы мәйданда үтте. Биредә мәктәпнең дүртенче сыйныфлары укучылары һәм аларның укытучылары халыкларыбызның милли биюле-җырлы күңел ачу чарасын яңартып, әйлән-бәйлән түгәрәкләренә бастылар. Бу дуслык әйлән-бәйләне – башкорт-татар халыкларының милли бәрдәмлеге, аларның татулыгы чагылышы булды. “Без бергә бердәмлекне булдырабыз һәм татулык, дуслык, милләтләр арасында тигезлек хакимлык иткән туган Ватаныбыз белән горурланабыз”, – дигән уй-максат белән кояшлы матур көндә саф һавада үткәрелгән бу бәйрәм чарасы анда катнашкан укучылар күңелендә якты балачак хәтирәсе булып сакланыр.