

Шушы яшькә кадәр җитәүгә карамастан, Каразирек авылында гомер итүче Ләбибә Лотфрахман кызы ачык күңелле, шат йөзле.
Аның балачагын сугыш урлаган. Ул көн саен тыныч тормыш өчен көрәшкә әйләнгән чорда үскән һәм сүзләр белән тасвирлап булмый торган михнәтләр кичергән. Сугыштан соң чорның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган ул. Әйтерсең яз,көз чорында алар әледән-әле сугыш михнәтләрен янә күңелдә яңарталар сыман.
Ләбибә Лотфрахман кызын юбилее белән котларга һәм фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерергә Тозлукыш авыл биләмәсе җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы рәисе,ветераннар советы, мәдәният хезмәткәрләре килгән иде.
Алар юбилярга котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр һәм музыкаль номерлар бүләк итеп, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер теләде.