ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 октябрь 2025, 09:50

Янгын хәвефсезлеге – өстенлекле юнәлешләрнең берсе

Бу юнәлештә матди-техник базаны ныгыту буенча эшчәнлек дәвам итә.

Янгын хәвефсезлеге – өстенлекле юнәлешләрнең берсеЯнгын хәвефсезлеге – өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Янгын хәвефсезлеге – өстенлекле юнәлешләрнең берсе



Җирле инициативаларны хуплау программасы кысаларында Яңа Балтач авыл биләмәсендә янгын цистернасы сатып алганнар.Яңа Коты авылында шушы ук программа буенча янгын сүндерү боксы төзелә.
Бу чаралар янгынга каршы көрәштә зур әһәмияткә ия, чөнки авыл биләмәләрендәге янгын сүндерү командалары бәла килгән очракта беренчеләрдән булып ярдәмгә килә.
Шуны да истә тотарга кирәк, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү – ул безнең һәрберебезнең мөһим бурычы.
“Бары тик уртак тырышлык һәм уяулык кына райондашларыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк!” – дип язып чыккан үзенең социаль челтәрләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.

Янгын хәвефсезлеге – өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Янгын хәвефсезлеге – өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Янгын хәвефсезлеге – өстенлекле юнәлешләрнең берсе
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас