

Бу көнне Русия армиясе сафларына хезмәт итәргә китәчәк армиягә чакырылучы Данилга аерым игътибар бирелде. Чуаш гореф-гадәтләре буенча озату әти-әниләренең фатихасы белән башланды. Данилның әнисе һәм картәнисе улына иминлек, яклау һәм туган җир символы – йола икмәге бүләк иттеләр. Егетнең муенына юлда һәм хезмәттә көч бирә торган, бәладән саклый торган сөлге бәйләделәр. Шулай ук биредә чуаш телендә җырлар, дуслардан, туганнардан, авылдашлардан җылы теләкләр яңгырады.
Чара ахырында барлык катнашучылар ыру бердәмлеген, яшь буынның ярдәмен һәм заман бәйләнешен чагылдырган уртак әйлән-бәйлән җыр башкардылар. Бу чара хушлашу гына түгел, ә милли традицияләрне саклауның, хезмәткә хөрмәт һәм мәдәниятең белән горурлануның мөһимлеген искә төшерү дә булды. Егетләр Ватанны саклау – аларның изге бурычы булуын яхшы аңлый.