ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 октябрь 2025, 10:50

Яшелчәсез – дөнья сансыз. Җиләк-җимешсез шулай ук...

20-26 октябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануны популярлаштыру атналыгы уздыру турында игълан итте.

Яшелчәсез – дөнья сансыз. Җиләк-җимешсез шулай ук...Яшелчәсез – дөнья сансыз. Җиләк-җимешсез шулай ук...
Яшелчәсез – дөнья сансыз. Җиләк-җимешсез шулай ук...

20-26 октябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы яшелчә һәм җиләк-җимеш куллануны популярлаштыру атналыгы уздыру турында игълан итте.

  Яшелчә һәм җиләк-җимешләр адәм баласының рационында шактый мөһим урын алып тора. Чөнки алар витаминнар, углеводлар, органик кислоталар һәм минераль матдәләрнең кыйммәтле чыганагы.

   - Җимеш-яшелчә ризыкларының файдасы бәхәссез, шуңа күрә дә алар организмның нормаль эшләвен тәэмин итү өчен кеше рационының нигезе булырга тиеш,- дип исәпли  БР сәламәтлек саклау министрлыгының Җәмәгать сәламәтлеге, муниципаль, корпоратив программалар буенча штаттан тыш баш белгече Мамаева Алиса Вилориковна.  - Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы тәкъдимнәре буенча, көнгә кимендә 400 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк.

   Аларны күпме куллану кирәклеге кешенең яшенә, җенесенә һәм физик активлыгына, тагын да күп факторларга бәйле. Мәсәлән, яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне җитәрлек күләмдә (хәтта тәкъдим ителгәннән дә күбрәк) куллану менә нинди зур файдалар китерә икән:

  1. Балаларныңүсүенә һәм үсешенә ярдәм итә;
  2. Гомерозынлыгынарттыра;
  3. Психиксәламәтлекнесаклаугаярдәм итә;
  4. Йөрәксәламәтлегентәэмин итә;
  5. Онкологияавыруларыкуркынычынкиметә;
  6. Симерүкуркынычынкиметә;
  7. Диабетүсешекуркынычынкиметә;
  8. Эчәклекнеңторышыняхшырта;
  9. Иммунитетныяхшырта.

   Алиса Вилориковна фикеренчә, халыкта сәламәт туклану культурасын формалаштыру ил күләмендәге бик тә мөһим бурыч.

Фото: apteka.ru

Автор:
Читайте нас