ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
24 Октября 2025, 04:25

Гомер көзенә – матур уй-теләкләрдә

Тозлыкуш авыл биләмәсендә гомерләрен намуслы хезмәттә үткәргән, бүген инде лаеклы ялда булган, балалары, якыннары кадер-хөрмәтендә 80 яшь биеклеген үткән өлкәннәребез байтак. Сыйрышбаш авылыннан Мират ага Локманов, мәсәлән, күптән түгел бер гасырлык юбилеен билгеләде.

Гомер көзенә – матур уй-теләкләрдәГомер көзенә – матур уй-теләкләрдә
Гомер көзенә – матур уй-теләкләрдә

 Гомерләренең 90, 85, 80 яшьлек үрләрен үткән өлкәннәребез дә байтак, алар һәммәсе дә – ихтирамлы шәхесләр. Тозлыкуш авылында игелекле гомер кичерүче хезмәт ветераны Фәния апа Әмирханова да – зур хөрмәткә лаеклы кеше, шушы көннәрдә ул 85 яшен тутыра. Моннан өч ел элек авылда “Изге кое”ны ачкан чакта бер сөйләшүнең шаһиты булырга туры килгән иде. Читтән килгән берәү аңа: «Апа, мондый да тәмле тәбикмәкләрне моңарчы ашаганым юк иде. Бигрәк тә уңдырып пешергәнсез. Кара әле, ничек тигез кабарган, челтәрләнеп тә тора үзе! Чын оста кулында гына шулай пешәдер ул, мөгаен!» — дип мөрәҗәгать итте.  –Рецептын да бирермен, балам. Әмма аның сере – күңел җылысын биреп эшләүдә! Сөенеп-шатланып йөрим әле менә. Улым Фәнис, әтисе васыятен үтәп, йортыбыз каршындагы су алу колонкасын әнә ничек матур итеп эшләп куйды! Хәзер тәмле суны самавырдан агызып алып, иркенләп, утыргычларга утырып кына да эчәргә була. Юлчыларга ял итәрлек матур корылма да бар хәтта. Шушы бәйрәмгә газиз балаларым, якыннарым, авылдашларым җыелу да — зур шатлык, – дип җавап бирде Фәния апа шул чакта. Аш-су арасында йөреп, алсуланып киткән йөзенә, уңган кулларына сокланып карап тордым. Аның күпереп пешкән икмәкләре, авызда эреп торган чәк-чәкләренең тәмен белгәнгә, өлкән яшьтәге бу апага тирән хөрмәт белән карыйм мин. Фәния апа белән бергәләп аның гомер йомгагын сүтәбез. Күрше Каразирек авылыннан– 1940 елның 24 октябрендә эшчән гаиләдә дөньяга килгән ул. Бөек Ватан сугышы урлаган балачагы, үсмер еллары бик җиңелдән булмый аның. Әтисе Фазылбәк 27 генә яшендә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Авыр кайгыны басарга теләп, әнисе һәм туганнары үзләрен эш белән юата. Кайгы-сагышны моңнарына куша алар. Хезмәт юлын да бик иртә башлый. Укуга сәләте зур булса да, әнисенә таяныч булырмын дип, фермага эшкә килә. Буыннары да ныгып бетмәгән, ябык кына кызга йөкне төптән җигелеп тартырга туры килә. Чөнки ул – әнисенең уң кулы, терәге, таянычы. Үзе чәбек кенә булса да, бер эштән дә куркып тормый Фәния. Каразиректә ул бозавын да, дуңгызларын да карый, берничә ел Ленинград өлкәсенә торф чыгарырга да йөри әле. Уңган, чая кызга күз атучылар да табыла. Тозлыкушның бул дыклы егете Фидан Әмирханов Фәниягә бер күрүдә үк гашыйк була. Очрашулар, дуслык тора бара олы мәхәббәткә әйләнә. 1960 елда алар гаилә корып җибәрә. Мөхәммәтҗан абый белән Миңсылу апа өлкән уллары гомерлек яры иткән Фәнияне үз кызлары кебек кабул итәләр. Яшь килен үзе дә өлкәннәргә, кече туганнарына һәрчак ачык йөзле, бик ягымлы, ярдәмчел була. Кече яшьтән хезмәттә чыныгып үскән Фәния бер эштә дә сынатмый: мәктәптә җыештыручы булып та, фермада савучы булып та эшли, берара почта да тарата. Хаклы ялда да берничә ел пешекче булып алды. Үзенә тапшырылган һәр эшне җаваплылык тоеп башкарырга күнеккән, тырыш, уңган булганы өчен аны һәрчак хөрмәт итәләр иде. Югары күрсәткечләргә иреш кәне өчен күп тапкырлар мактап телгә алдылар, бүләкләделәр. Ишле гаиләдә туып үскән Фидан абый да сыната торганнардан булмады. Нинди генә эшкә тотынса да, кулыннан килә иде аның. Тракторчы да, тимерче дә, токарь дә булды ул. Озак еллар машина-трактор мастерское мөдире йөген тартты әле. Авыл дашлары аның “зәңгәр ягулык” керткән вакытлардагы армый талмый эшләвен бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар. Фидан абыйның хезмәте югары бәяләнде: ул “Атказанган колхозчы”, булдыклы рационализатор исемнәренә лаек булды. Гомеренең дүрт дистәдән артык елын ул бакыйлыкка күчкән авылдашларына соңгы тәрбия күрсәтүгә багышлады. Вафат булганнарның гәүдәләрен юу, кәфенләү, төннәрен саклап чыгу кебек эшләрне бердә авырсынмыйча башкарды. Әмирхановлар 4 балага белем һәм тәрбия биреп, зур тормыш юлына чыгардылар. Балалары да, әти-әниләренә охшап, бик уңган, тәрбияле булдылар. Тормышта үз юлларын табып, сайлаган һөнәрләре буенча уңышлы эшлиләр. Өлкән кызлары Рәфидә Нефтекама шәһәрендә яши, үзмәшгульлек белән шөгыльләнә. Гөлчирәләре дә тормышта үз юлын тапты, ләкин бик иртә мәрхүмә булды. Фәнис – оста, тәҗрибәле журналист, “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләре мөхәррире. Зинира – олы хөрмәткә лаек укытучы, завуч та, мәктәп директоры булып та үрнәкле эшләде. Хәзер хаклы ялда. Фәния апага балалары-оныклары уңышларына да шатланырга, авыр югалтулар да кичерергә туры килде. Сынмады, сыгылмады ул. Бүген әнә ничек матур итеп гомер көзен каршылый. Фәния апа заманында “Ахи рәтләр” фольклор төркеменең иң актив әгъзасы да булды. Кайларда гына чыгыш ясамады алар. Хәтта Казан сәхнәләрен дә шаулатып, лауреат исемен яулап кайттылар әле. Бу, әлбәттә, җитәкчеләре Әфидә Латыйпова, Фәнилә Даутоваларның тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе иде. Фәния апа әдәби һәм дини китаплар укырга бик ярата. Юк ка гына китап укыган кешенең күңелендә гел яхшылык, изгелек була, димәгәннәрдер. Ул озак еллар дәвамында күпләп яздырып алдырган гәзит-журналлар аша илебездә, республикада барган хәл-вакыйгалар белән танышып бара. Тынгысыз җанлы апабыз бүген дә сынатмый әле: бакчасы гөл чәчәкләргә күмелә, яшелчә-җимеш үстерә, күпләп кош-корт асрый. Тәмле-тәмле ризыклар белән балалары-оныкларын да сыйлый әле ул. Бүген аның оныгы Марат махсус хәрби операциядә. Аның өчен дә күңеле тыныч түгел нәнәсенең. –Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын, балалар ятим, хатыннар тол калмасын, аналар сөекле газизләрен шатланып каршыласын, сугышлар тукталсын иде, – дип тели ул. Догалары, изге теләкләре чынга ашсын иде хезмәт ветераны Фәния апа Әмирханованың. Без дә аның фикерләрен хуплыйбыз. “Тормышлар матур, яшәргә дә әле яшәргә әле”, – дибез аңа. Көтеп алган гомер бәйрәмендә теләкләренең чынга ашуын, сау-сәламәт булуын телибез.

Автор:Розалия Закирова.
Читайте нас