ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 октябрь 2025, 10:40

“Әхирәтләр” ансамбленең ветеранын котладылар

Тозлыкуш авылында игелекле гомер кичерүче хезмәт ветераны, озак еллар Киров исемендәге (хәзер “Алга”) кооператив-колхозда фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәткән хаклы ялдагы колхозчы, урындагы мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Әхирәтләр” халык фольклор ансамбленең ветераны, авыл агәбие Фәния Фазылбәк кызы Әмирханова 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде.

“Әхирәтләр”  ансамбленең ветеранын котладылар“Әхирәтләр”  ансамбленең ветеранын котладылар
“Әхирәтләр” ансамбленең ветеранын котладылар

 

Шушы уңайдан аны “Алга” кооператив-колхозы идарәсе рәисе, муниципаль район Советы депутаты Фәнис Радик улы Маннанов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эшләре белгече Лира Абдулкарам  кызы Сәлахова, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, Тозлыкуш авылы мәдәният йорты каршындагы  “Әхирәтләр” халык фольклор ансамбле әгъзалары йортына килеп котлады.

Чараны алып баручы Тозлыкуш модельле китапханәсе китапханәчесе Резеда Дамлис кызы Маннанова Фәния апаның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырды, чыгыш ясаучы хөрмәтле кунаклар да тантана героеның тырыш хезмәтенә олы бәһа бирделәр, ә яшь коллегалары исә өлкән остазларына иң изге теләкләрен җыр-моң аша белдерделәр. Фәния апаның балалары да хөрмәтле әниләренә күрсәтелгән ихтирам өчен ихлас рәхмәт җиткерделәр, һәммәсенә дә изге теләкләр юлладылар.

Фәния апа узган гасырның туксанынчы елларында “Әхирәтләр” фольклор төркеменең иң актив әгъзаларының берсе булган, аларның чыгышларын Уфа, Казан, күрше районнар тамашачылары көчле алкышлар белән озаткан, коллектив күп тапкырлар смотр-фестивальләрнең лауреаты исемен яулаган. Фәния апа, шул чордагы әгъзаларның иң өлкән вәкилләренең берсе буларак, хәтирәләрен уртаклашты, үзенә күрсәтелгән хөрмәт-ихтирам өчен ихлас рәхмәт белдерде, һәммәсенә дә иң изге теләкләрен җиткерде. Районыбызның йөзек кашы булган, төрле бәйгеләрдә әледән-әле югары уңышлар яулаучы “Әхирәтләр” халык ансамбле әгъзаларының шулай өлкән коллегаларын да онытмаулары мактаулы, аларга һәр яклап уңышлар юлдаш булсын!

“Әхирәтләр”  ансамбленең ветеранын котладылар
“Әхирәтләр”  ансамбленең ветеранын котладылар
“Әхирәтләр”  ансамбленең ветеранын котладылар
“Әхирәтләр”  ансамбленең ветеранын котладылар
“Әхирәтләр”  ансамбленең ветеранын котладылар
“Әхирәтләр”  ансамбленең ветеранын котладылар
“Әхирәтләр” ансамбленең ветеранын котладылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас