ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
28 октябрь 2025, 09:55

Бүләкләр хуҗалары билгеләнде

Агымдагы атна сишәмбесендә үзебезнең “Игенче” гәзите белән киләсе елга да дуслыгын ныгытып куйган әбүнәчеләребез арасында бүләкләр отышын оештырдык. Аларның булачак хуҗаларын билгеләү буенча җаваплы вазыйфаны башкаруны Чакмагыш телевидениесе җитәкчесе Гөлназ Вил кызы Әхмәтовадан үтендек.

Бүләкләр хуҗалары билгеләндеБүләкләр хуҗалары билгеләнде
Бүләкләр хуҗалары билгеләнде

 

Бу юлы бүләкле булу бәхете гәзитебезнең алты укучысына елмайды. Алар – Чакмагыш авылының Кольцевая урамындагы 31/2 йорт хуҗабикәсе Г.Галиуллина (тарелкалар җыелмасы), Кооператив урамы, 78 йорт адресы буенча яшәүче Г.Галиева (торт тарелкасы), Көнчыгыш урамында гомер итүче Л.Солтанова (су стаканнары җыелмасы), Салават урамының 23нче йорт хуҗабикәсе З.Әхмәтова (кайнатма-кәнфит савытлары җыелмасы), Төзелеш урамының 81 йорт адресы буенча яшәүче Л.Әхмәдиева (тастымал), Бәхтизин урамындагы 21нче йорт хуҗабикәсе Ф.Нурисламова  (чәй бокаллары җыелмасы). Бүләкләрне алырга килгәндә  паспортыгызны һәм ИНН таныклыгын да алып килүегезне үтенәбез. Шулай ук алдагы отышларның бүләкләрен килеп алмаган әбүнәчеләребез дә бар әле. Озакка сузмый, аларны килеп алырсыз дигән ышанычта калабыз.

Ә әлегә нинди дә булса сәбәп белән районыбызда нәшер ителгән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә  язылырга өлгермәгән якташларның гәзит-журналларга язылу өчен бик аз гына вакыт аз гына калып бара дип исләренә төшерәбез.

Еш кына бездән: “Язылу хакы күпме?” дип сорыйлар. Барлык райондашлар өчен бу хактагы мәгълүматны янә исегезгә төшерәбез: “Игенче” гәзитенә киләсе 2026 елның тәүге яртысына элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда язылган очракта аның хакы 1264, 02 сум (1-2 төркем инвалидларга – 1112,70 сум) була. Гәзитне атнасына бер тапкыр үзегез килеп алу шарты белән редакциядә яки аның хезмәткәрләре аша язылганда квитанция 828 сумга, матбагабызны электрон вариантта укырга теләүчеләр өчен 942 сумга төшәчәк. Почта бүлекчәләрендә тоташ 2026 елга язылу хакы – 2488,20 сум (1-2 инвалидлык төркеменә ия булган якташларга 2173,49 сум). Редакциядә еллык язылу бәясе 1416 сум, электрон гәзит хакы 1704 сум була.

“Игенче” гәзитеннән тыш, редакциядә аена бер тапкыр башкорт телендә нәшер ителеп, дүрт район хәбәрләрен йортларга китереп ирештергән төбәкара “Сарманай” гәзитенә язылу хаклары турында да мәгълүмат җиткерү һич артык булмас дип исәплибез. Бу гәзиткә почта бүлекчәләрендә, почтальоннарда язылу хакы 299,82 сум (1-2 төркем инвалидлыкка ия булучыларга – 283,26 сум), еллык квитанция – 556,25 сум (1-2 төркем инвалидларга – 523,14 сум). Редакциядә язылганда ул  252  сум (ташлама белән 432 сум), электрон версиянең хакы исә алты айга 258 сум, тоташ елга 468 сум була. Белешмәләрне почтамтның 3-12-73, редакциянең 3-13-63 телефоннары, яки 8-917-445-66-54 телефон номерының вацап мессенджеры аша мөрәҗәгать итеп алырга була.

Бүләкләр хуҗалары билгеләнде
Бүләкләр хуҗалары билгеләнде
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас