+22 °С
Яңгыр


Конкурс йомгаклары буенча анда катнашучы Чакмагыш авылының Балалар сәнгать мәктәбенең барлык укучылары да призлы урыннар яулады. Эллария Мөхәммәдиева IIнче дәрәҗә, Камил Кәримов IIIнче дәрәҗә лауреатлар, Артем Хәбиров Iнче дәрәҗә, Томирис Диярова IIнче дәрәҗә дипломантлар булдылар! Әлеге конкурста беренче тапкыр катнашкан иң яшь катнашучыбыз Камилла Нәсыйбуллина катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Балалар мәктәбе укытучысы Азалия Азат кызы Исхакова 19-21 яшьлекләр категориясендә Iнче дәрәҗә дипломант булды.
Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр телибез.