ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 октябрь 2025, 06:05

Республика Башлыгы сорауларга җавап бирәчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 11 ноябрьдә традицион “Туры линия” үткәреп, төбәктә яшәүчеләрнең һәм журналистларның сорауларына җавап бирәчәк. Былтыр бу чарага башкортстанлылардан 9 меңгә якын мөрәҗәгать һәм сорау тапшырылды. Төбәк җитәкчесе аларның берсе дә игътибардан читтә калмаячак һәм барысы да эшкә алыначак диде.

Республика Башлыгы сорауларга җавап бирәчәкРеспублика Башлыгы сорауларга җавап бирәчәк
Республика Башлыгы сорауларга җавап бирәчәк

 

Туры бәйләнеш линиясе республиканың төп мәгълүмат чараларының туры эфирында, Радий Фәрит улы Хәбировның социаль челтәрләрендә 19.00 сәгатьтән эшли башлаячак. Республика Башлыгына сорауларны

-Башкортстан җитәкчесе сайтының махсус бүлегенә;

-гомумдәүләт МАХ мессенджерының https://max.ru/glavarb_pl_bot;

-“Телеграм” каналының https://t.me/glavarb_pl_bot;

-“Бәйләнештә” (“ВКонтакте”) челтәренең https://vk.me/glavarb_pl_bot;

-“Сыйныфташлар” (“Одноклассники”) челтәренең https://ok.ru/group/70000042373707/messages;

-“Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” (“Госуслуги. Решаем вместе”) сервисының https://pos.gosuslugi.ru/lkp/direct-line/10441/  чат-ботлары ярдәмендә җибәрергә була.

“Туры линия”гә видеомөрәҗәгатьләр һәм сораулар 10 ноябрьнең 19.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.

 

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас