ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 октябрь 2025, 09:05

Яугирләр белән очрашу үтте

“Патриотлык, ватанга хөрмәт һәм тугрылык – бу гади сүзләр генә түгел. Бу тойгылар һәр кешедә кече яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш”, – дип исәпли районыбызның Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм педагоглар белән тыгыз хезмәттәшлектә яшь якташларыбызга патриотик тәрбия бирүгә үзләренең зур өлешләрен кертә.

Яугирләр белән очрашу үттеЯугирләр белән очрашу үтте
Яугирләр белән очрашу үтте

Үткән атна ахырында Яшьләр үзәге һәм муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты, шулай ук ДОСААФның урындагы бүлеге хезмәткәрләре берлектә тәрбияви яктан биктә әһәмиятле чара үткәрделәр. Анда махсус хәрби операция бурычларын үтәгән яугирләр һәм Чакмагыш гимназиясенең тормыш хәвефсезлеге һәм 8 “а” –Шәйморатов классында белем алучы укучылары катнашты. Чараны ачып, Яшьләр үзәге белгече Ирина Хәбиб кызы Мансурова очрашуга килгән яугирләр белән таныштырды һәм һәркайсына сораулар җиткерде. Яугирләрнең һәркайсы аларга үз хәрби тәҗрибәсеннән мисаллар белән уртаклашып җавап бирделәр, андагы хезмәт шартлары турында сөйләделәр. Аларның хәрби дуслык-туганлык, аларның дошманга каршы торгандагы батырлык үрнәкләре, әлеге вакытта яу кырында кулланылган корал төрләре, тылдагыларның ярдәме никадәр әһәмиятле булуы турында сөйләгәннәрен үсмерләр зур игътибар белән тыңладылар. “Хәрби егетләр – безнең хезмәттәшләр сезнең үз туган җиребездә, тыныч тормышта мәктәпләргә барып укый алуыгыз, шартлауларны, ачлыкны, дошманнарның вәхшилекләрен белми-күрми, бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичерми яшәвегез өчен көрәшәләр. Аларга җылы эчтәлекле хатлар язып, маскировкалау челтәрләре үрешеп, окоп шәмнәрен ясап сездә ярдәм итә, Җиңүне якынайтуга үз өлешегезне кертә аласыз”, – диделәр яугирләр һәм үзләре хезмәт иткәндә аларга тапшырылган балалар хатларын укып, нинди тойгылар кичерүләре турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар, Русия мәктәпләре укучыларының һәм каршы як сугышчыларына аларның яшь буыны вәкилләре язган хатларның ни дәрәҗәдә аерылуын сөйләп аңлаттылар. Гимназиянең тормыш хәвефсезлеге нигезләре һәм Ватанны яклау нигезләре дәресләре укытучысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов аларның җавапларын тулыландырып, укучылары күңеленә барып җитәрлек итеп аңлатмалар бирде, күз алдында, арабызда яшәгән, илгә куркыныч янаганда аны якларга юлланган якташ каһарманнардан үрнәк алырга чакырды. “Һәр буын өлешенә үз сугышы туры килүе тарихта күп тапкырлар дәлилләнде инде. Әлеге көндә бу абыйларыгыз Ватаныбызны дошманнан саклый. Киләчәктә илебезгә сезнең дә ярдәмегез кирәк булу ихтималын беркем дә инкарь итә алмый. Шуңа да алардан үрнәк алып, ир-егетләр өчен изге булган бу бурычка мәктәп елларыннан ук әзер булырга кирәк”, – дип аңлатты. Яшь шәйморатовчылар очрашу барышында сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр, аларга тулы җаваплар алдылар, махсус хәрби операция турындагы мәгълүматларын арттырдылар. Аларны яуда нинди дәресләр буенча белемнәрнең аеруча ярдәм итүе, яугирләрнең кайсы тарафларда, нинди гаскәри частьләрдә хезмәт итүе, нинди талисманнары булуы турында сөйләүләре кызыксындырды. Әңгәмә ахырында алар ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, яугирләр белән бергә тирга бардылар һәм тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә мылтыктан атуда, мәргәнлектә үз осталыкларын сынап карадылар. Бу очрашу Ватанны саклау чыларга ихтирам-хөрмәт, Ватанга тугрылык, аны яклауга әзерлекне мәктәп яшеннән үк тәрбияләүдә аеруча зур әһәмияткә ия чара булды. Яугирләр белән әңгәмә үсмерләр күңелен дә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.

Яугирләр белән очрашу үтте
Яугирләр белән очрашу үтте
Яугирләр белән очрашу үтте
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас