

“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Әлеге күркәм бәйрәм алды көнендә район мәдәният йортының киңәшмәләр залында бер төркем хөрмәтл агросәнәгать комплексы, җирле үзидарә органнары, мәгариф, мәдәният һәм икътисадның башка тармаклары хезмәткәрләре һәм ветераннары хөрмәтләнде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларны лаеклы бүләкләре белән тәбрикләп, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. Бу хакта тулырак – киләсе санда.