

Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыклар бердәмлеге көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Чакмагышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Район үзәгендә ярминкә иртүк гөрләде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре күркәм концерт программасы белән чыгыш ясады. Күмәк хуҗалыклар, авыл биләмәләреннән килгән сатучылар, эшкуарлар сату итте. Ярминкәдә район халкы һәм кайткан кунакларда теләгән продукцияне сатып алу мөмкинлеге булды. Җаның ни тели – бар да бар иде монда. Сатуда яшелчә-җимешнең, итнең төрлесен, бал, яшелчәләр, авыл хуҗалыгы товарлары, камыр ризыклары, балыкларның төрлесен, кул эшләрен очсыз бәягә сатып алу мөмкинлеге бар иде. Светлана апа Шәйхетдинованы ярминкәдә беренчегә генә күрмибез. Бакалы районыннан килеп сату иткән һөнәре буенча медицина хезмәткәре булган Светлана апа район халкын төрле файдалы кайнатмалары, үлән чәйләре, бәйләнгән оеклары белән сөендерә. “Чакмагышта ике атнага бер үтә ярминкә, бик шатланып киләбез”, – ди ул. Нариман авылыннан килүче Мәүлидә апа Шәфыйкованың маринадланган гөмбәләренә инде чират басканнар иде. Рәҗәп авылы умартачылары Рина белән Радик Галиевлар инде 25 ел умарта карыйлар, 190 умарталары бар, сатуга алар файдалы юкә балы алып чыкканнар. Тозлыкуш авылы уңганы Эльвира Юнысова 21 килалы күркә үстергән. “Быел 35 баш күркә, 50 дән артык бройлер үстердем. Чакмагышка ярминкәгә беренчегә генә килдем. Халык күп йөри, сату үтә”, – ди ул. Ярминкәгә килүчеләр теләгән әйберен алып, матур җырлар, биюләр дә карады. Нәфисә Әшәрапова, Ревинер Гобәев, Урал Шәяхмәтов, Рәвис Сабитов, Гүзәл Хәйруллина, Раджиш Зәйнетдинов, Идрис Хәмидуллин, Регина Хаматшина, Гөлназ Сәлимова, Рузил Гафаров, Рәмилә Сәлимгәрәева, Гөлшат Галләмова, Йолдыз Шакирова, Эльза Камалова, Рәсим Батыргәрәев, Гөлназ Хәфизова, Эльвира Фёдорова халык күңелен җыр-биюләре беләнкүтәрде. Алдагы ярминкәләр дә күтәренке бәйрәм рухында үтәр, дигән ышанычтабыз.