ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 ноябрь 2025, 07:50

Олы кеше – солы төше

Бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев "Встреча" ветераннар һәм инвалидлар клубында өлкән яшьтәге райондашларыбыз белән очрашты.

Олы кеше – солы төшеОлы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше

Әлеге чара районыбызда күптәннән матур традициягә әйләнде. Чарада катнашучыларны район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләп, бәйрәм белән ихлас тәбрикләде. Район җитәкчесе өлкән буын вәкилләренә тиздән район юбилее җитү турында сөйләде. Ул ветераннарыбызны соңгы вакытта район территориясендә башкарылган эшләр, киләчәккә куйган максатлар белән таныштырды. Авыл биләмәләре старосталарына ул авылда тәртип тотарга, алдагы көннәрдә дә халык белән аңлашып, аралашып эш итәргә кирәклеген белгертте. Ул ветераннарга район чараларында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә дә шулай бергә һәм бердәм булырга чакырды. Актив ветераннарның берсе – Илһам Миңдулла улы Солтановка район җитәкчесе Рәхмәт хаты тапшырды. Чарага Эдгар Вәлиев җитәкчелегендә Чакмагыш беренче урта мәктәбенең яшь армиячеләре чакырылган иде. Алар автоматны сүтеп җыюда осталыкларын күрсәтте. Чара спорт ярышлары белән дәвам итте. Күңелле очрашу чәй табыны артында тәмамланды.

Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Олы кеше – солы төше
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас