ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
10 ноябрь 2025, 10:15

90 яше белән тәбрикләделәр

90 яшькә кадәр яшәгән кешеләрне бик бәхетле дияргә мөмкин. Кешене язмыш җилләре кайда илтүгә карамастан, аның янында гел изге күңелле кешеләр булуы – зур сөенеч. Шундыйларның берсе Рәзинә Исламгали кызы Галимова.

90 яше белән тәбрикләделәр90 яше белән тәбрикләделәр
90 яше белән тәбрикләделәр


Рәҗәп картлар йортында шушы күркәм вакыйга уңаеннан, аның хөрмәтенә матур чара оештырылды. Юбилярга җитәкчелек тарафыннан чәчәк бәйләме һәм зур бәлеш тапшырылды. Шулай ук Иске Сөрмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре дә юбилярга иң яхшы җырларын, иң изге теләкләрен бүләк иттеләр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас