ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 ноябрь 2025, 10:35

Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар

Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту – безнең уртак бурыч. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, аны сакларга тиеш. Агач утырту изге һәм файдалы эш тәрбияви яктан да, рухи һәм физик яктан да иң яхшы гамәлдер, мөгаен. “Агачны изге ният белән, күңел биреп ихлас күңелдән утыртсаң – һичшиксез, үсеп китәчәк!” – диләр өлкәннәр. Аннан соң, әлбәттә, аларны кадерләп сакларга һәм тәрбияләп тору да бик мөһим.

Экологик акциянең көзге этабында катнаштыларЭкологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар


Халыклар бердәмлеге бәйрәмендә өч көн дәвамында Иске Ихсан авылы территориясендә актив авылдашлар тырышлыгы белән 7000 төп нарат, 7000 төп чыршы үсентеләре утыртылды.
“Яшел Башкортстан” акциясе проекты нигезендә 10000 төп урынына 14000 төп ылыслы үсентеләр утыртылды. Бу эшләрнең һәммәсе дә Рөстэм Мидхәт улы Баймурзин, Мөхәммәт Әхнәф улы Гыйлемханов инициативасы белән тормышка ашты.
“Авылыбызнын тирә-юнен яшелләндерүгә даими өлеш кертүче авылдаш ир – егетләребезгә бик рәхмәтлебез. Туган авылыбыздан читтә яшәсәләр дә, туган авыл өчен янып, бөтен көчен биреп яшәгән авылдашларыбыз белән горурланабыз”, – диләр искеихсанлылар.

Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Экологик акциянең көзге этабында катнаштылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас