ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 ноябрь 2025, 16:40

Башкортстан Башлыгы белән туры бәйләнешкә 7 меңнән артык мөрәҗәгатьләр килгән

Иң популяр темалар – юллар, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү.

Башкортстан Башлыгы белән туры бәйләнешкә 7 меңнән артык мөрәҗәгатьләр килгәнБашкортстан Башлыгы белән туры бәйләнешкә 7 меңнән артык мөрәҗәгатьләр килгән
Башкортстан Башлыгы белән туры бәйләнешкә 7 меңнән артык мөрәҗәгатьләр килгән

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның туры бәйләнеш вакытында 1430 телефон шалтыратуы кергән. Статистика мәгълүматлары буенча, гражданнардан барлыгы 7 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Иң күп темалар – юллар, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү. Иң күп хәбәрләр социаль челтәрләр һәм чат-ботлар аша килгән, шулай ук телефон шалтыратулары да лидерларда. Хәбәрләрнең яртысы диярлек мах мессенджеры аша килгән. Алдарак "Башинформ" Башкортстан Башлыгы белән туры бәйләнешкә сорауларның эфир ахырына кадәр кабул ителүе турында хәбәр иткән иде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас