ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 ноябрь 2025, 15:50

МХОда катнашучы яугирнең соравын үтәргә вәгъдә итте

Хәзерге вакытта Курск чик буендагы Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы Айдар Мирхәйдәров Республика Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтә барышында аның туган авылы Нуриман районы Сарвадагы юлны ремонтлау турында сорау бирде.

МХОда катнашучы яугирнең соравын үтәргә вәгъдә иттеМХОда катнашучы яугирнең соравын үтәргә вәгъдә итте
МХОда катнашучы яугирнең соравын үтәргә вәгъдә итте

Айдар Мирхәйдаров сүзләренчә, Красная Горка-Сарва юлы 2017 елда канәгатьләнерлек булмаган. Аннары ул тәртипкә китерелгән, ләкин хәзер яңадан канәгатьләнерлек хәлдә түгел, бу поселокта яшәүчеләргә йортларына керүне авырлаштыра. Төбәк Башлыгы әлеге мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә итте. Ул юллар турындагы сорау халыктан иң еш сорау булып калуын, бу теманың туры линиядә зур аерма белән алда баруын, билгеләп үтте. "Шулай килеп чыкты, туры линия барышында халыкны юл мәсьәләсе кызыксындыра, – дип белдерде Радий Хәбиров. – Бу темага без аерым вакыт бүлеп куябыз, ә Красная Горка – Сарва юлы буенча сорау, һичшиксез, хәл ителәчәк".

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас