+24 °С
Яңгыр


Төбәк Башлыгы һәйкәлне реставрацияләүне артабан да сузу мөмкин түгел иде, дип билгеләде. Бу эшләрне башкару өчен акча бар, җәмәгатьчелек тә ремонт-яңартуның мөһимлеген аңлады. План буенча, һәйкәлнең үзен генә түгел, аның тирә-ягын да төзекләндерү каралган. Әгәр барысы да алдан фаразланганча барса, яңартылган һәйкәлне 2027 елда Республика көненә ачу планлаштырыла. Артабан әлеге вакытта һәйкәл реставрацияләнгән цех белән турыдан-туры бәйләнеш оештырылды. Ул ангар Черниковка бистәсендә урнашкан. Махсус белгечләр әлеге вакытта һәйкәл элементларын чистарталар, артабан металлның коррозияләнгән-тутыккан урыннарын алачаклар.