ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 ноябрь 2025, 06:55

Бүләкләрегез сезне көтә, гәзит укучыларыбыз!

Сишәмбе көнне районыбыз көзгесе булган “игенче” гәзите белән киләсе елга да дуслыгын ныгытып куйган әбүнәчеләребез арасында чираттагы бүләкләр отышын оештырдык.

Бүләкләрегез сезне көтә,  гәзит укучыларыбыз!Бүләкләрегез сезне көтә,  гәзит укучыларыбыз!
Бүләкләрегез сезне көтә, гәзит укучыларыбыз!

Аларның булачак хуҗаларын билгеләүне районыбызның хөрмәтле өлкәннәренең берсе рамил Наил улы Хәбировтан үтендек. Бу юлы да бүләкләрне гәзитебезне алдырып укучы алты якташыбыз бүлеште. Алар – Чакмагыш авылының Октябрь урамындагы 51нче йорт хуҗа бикәсе Н.Гарифуллина (тәрилкәләр җыелмасы), Беренче май урамы, 72-1санлы йорт адресы буенча яшәүче Р. Фәтыйхов (торт тәрилкәсе), Гагарин урамындагы 2нче йортның 1 фатирында гомер итүче Н.Гәрәева (су стаканнары җыелмасы), Луговая урамының 60нче йорт хуҗасы И. Насыйбуллин (кайнатма-кәнфит савытлары җыелмасы), Игенче авылында яшәүче Р. Латыйпова (тастымал), Октябрьнең 70 еллыгы урамында яшәүче И.Шәйдуллин (чәй бокаллары җыел масы). Бүләкләрне алырга килгәндә паспортыгызны һәм ИНН таныклыгын да алып килүегезне үтенәбез. Шулай ук алдагы отышларның бүләкләрен килеп алмаган әбүнәчеләребез дә бар әле. Озакка сузмый, аларны килеп алырсыз, дигән ышанычта калабыз. Ә әлегә нинди дә булса сәбәп белән районыбызда нәшер ителгән “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә язылырга өлгермәгән якташларга гәзит-журналларга язылу өчен бик аз гына вакыт калып бара, дип исләренә төшерәбез. Еш кына бездән: “Язылу хакы күпме?” — дип сорыйлар. Барлык райондашлар өчен бу хактагы мәгълүматны янә исегезгә тө шерәбез: “Игенче” гәзитенә киләсе 2026 елның тәүге яртысына элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда язылган очрак та аның хакы 1264, 02 сум (1-2 төркем инвалидларга – 1112,70 сум) була. Гәзитне атнасына бер тапкыр үзегез килеп алу шарты белән редакциядә яки аның хезмәткәрләре аша языл ганда квитанция 828 сумга, матбагабызны электрон вариантта укырга теләүчеләр өчен 942 сумга төшәчәк. Почта бүлекчәләрендә тоташ 2026 елга язылу хакы – 2488,20 сум (1-2 инвалидлык төркеменә ия булган якташларга 2173,49 сум). Редакциядән килеп алу шарты белән еллык язылу бәясе 1416 сум, электрон гәзит хакы 1704 сум була. “Игенче” гәзитеннән тыш, редакциядә аена бер тапкыр башкорт телендә нәшер ителеп, дүрт район хәбәрләрен йортларга китереп ирештергән төбәкара “Сарманай” гәзитенә язылу хаклары турында да мәгълүмат җиткерү һич артык булмас, дип исәплибез. Бу гәзиткә почта бүлекчәләрендә, почтальоннар да язылу хакы 299,82 сум (1-2 төркем инвалидлыкка ия булучыларга – 283,26 сум), еллык квитанция – 556,25 сум (1-2 төркем инвалидларга – 523,14 сум). Редакциядә языл ганда ул 252 сум, электрон версиянең хакы исә алты айга 258 сум, тоташ елга 468 сум була. Белешмәләрне почтамтның 3-12-73, редакциянең 3-13-63 телефоннары, яки 8-917-445 66-54 телефон номерының вацап мессенджеры аша мөрәҗәгать итеп алырга була.

Автор:Мөхәрририят
Читайте нас