ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
12 Ноября 2025, 07:15

Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге – мөһим бурыч

Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында Башкортстан Республикасының хезмәтне саклау буенча ведомствоара комиссиясе каршындагы инспекцияләр советы утырышы узды. Утырышта эшче төркем әгъзалары, җитәкчеләр, район предприятие- оешмаларының хезмәтне саклау буенча җаваплы вәкилләре катнашты.

Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге  – мөһим бурычХезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге  – мөһим бурыч
Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге – мөһим бурыч



Ул Башкорстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Тимур Басир улы Кәримов рәислегендә үтте.
Утырыш барышында Чакмагыш районының оешма-предприятиеләре, учреждениеләрендә хезмәт шартларының торышы, җитештерү процессында җәрәхәтләр алу, һөнәри авырулар һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Эш урыннарында расланган таләпләрне төгәл үтәүгә ныклы игътибар юнәлтелде, чөнки ул хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге нигезе булып тора.
Утырышта оешмаларда техникан эксплуатацияләүгә, җаваплы белгечләр өчен вазыйфа инструкцияләр һәм хезмәт күрсәтүче персонал өчен җитештерү инструкцияләре булуга аерым игътибар бирелде. Нигездә, бу ведомствоара комиссия әгъзаларының бәяләү сәясәтендә чагылды.
Тикшерелгән предприятиеләр вәкилләренә методик ярдәм күрсәтелде һәм җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде.
Совет утырышы йомгаклары буенча әлеге юнәлештә эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм оешма-предприятиеләрдә хезмәт шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.

Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге  – мөһим бурыч
Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге  – мөһим бурыч
Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге  – мөһим бурыч
Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге  – мөһим бурыч
Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге  – мөһим бурыч
Хезмәткәрләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге – мөһим бурыч
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас