ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 ноябрь 2025, 04:15

Радий Хәбиров: “Сораулар ни кадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Туры линия йомгаклары буенча республикада яшәүчеләрдән 8,5 меңнән артык сорау-үтенеч кабул ителгән. 4 сәгатьтән артык дәвам иткән туры эфир барышында республика җитәкчесе башкортстанлыларны борчыган 60тан артык сорауга җавап бирде. Әйткәндәй, бу көнгә җиткерелгән сорауларның берсе дә игътибардан читтә калмый, эшкәртүгә алыначак.

Радий Хәбиров: “Сораулар ни кадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак”Радий Хәбиров: “Сораулар ни кадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак”
Радий Хәбиров: “Сораулар ни кадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак”


Мөрәҗәгать итүчеләрне тәү чиратта юлларны ремонтлау, торак-коммуналь һәм төзекләндерү мәсьәләләре кызыксындырган. Шунысы да аерым билгеләүгә лаек, хәтта туры эфирда яңгыратылмаган сорау-комментарийларга да җаваплар бирелде.
Чара ахырында Радий Фәрит улы республикада яшәүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Мин төбәктә яшәүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтер идем. Каршылыклы фикер булса да – сораулар ни кадәр күбрәк булса, шул кадәр яхшырак. Бу кешеләрнең ышанычын һәм аларның катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләүләрен дәлилли.
Мин монда берничә элементар сорауны карадым. Аларның күбесе түбәдән су үтүгә кагылышлы. Түшәм су үткәрсә, ничек яшәп була соң? Без бу мөрәҗәгатьләрне өйрәнеп-структурага салып, аларны тиз арада хәл итү юлларын табарбыз. Шулай ук вакыт таләп иткән проблемалар белән дә эшләрбез. Биргән барлык вәгъдәләрне дә үтәрбез.
Мин шулай ук Туры линия барышында эшләгән экспертларга, журналистларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә рәхмәтлемен. Без күп кенә мөһим сорауларга җавап бирдек. Түземлегегез һәм конструктив әңгәмә өчен рәхмәт”, – дип туры эфирга йомгак ясады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас