+22 °С
Яңгыр


Бүген район үзәгендәге Җиңү паркында махсус хәрби операциядә, локаль бәрелешләрдә һәм башка кораллы конфликтларда катнашучыларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Агымдагы ел ил президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Башкортстанда 2025 ел Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы буларак та үткәрелә. Бу уңайдан республикада бик күп чаралар оештырыла, һәйкәлләр, тактаташлар, парклар, аллеяләр ачыла.
Бүген, 14 ноябрьдә район юбилеен билгеләп үтәр алдыннан хәрби бәхәсләрдә һәлак булган яугирләрнең якты истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән Җиңү паркында яңа һәйкәл ачылды. Тулырак: алдагы санда.