Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан районның Гаилә хезмәтендә эшләп килгән “Тартылу ноктасы” үсмерләр мохитендә якташ интернационалчы яугирләр белән очрашу үтте. Анда Әфган сугышының утлы юлларын үткән райондашларыбыз – Тайняш авылыннан Илдар Вазыйх улы Хәмидуллин белән Иске Биккенә авылыннан Әдип Нәҗип улы Галин һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбе нең Шәйморатов сыйныфы укучылары, аларның җитәкчесе Илсур Мазһар улы Саматов катнашты. Аны ачып, гаилә хезмәте белгече Гөлназ Фидус кызы Сәлимова укучыларны мәртәбәле кунаклар белән таныштырды һәм видеопрезентация ярдәмендә Әфган сугышы тарихы турында кыскача сөйләп үтте. Яугирләр укучыларны үз тормыш юллары һәм хәрби бәрелешләрдә чыныккан яшьлек еллары, ил җитәкчелеге боерыгы белән Әфганстанда үткән хәрби хезмәт чоры турында үсмерләр өчен фәһемле, истә калырлык итеп сөйләде. Шәйморатовчылар сыйныфында белем алган укучылар аларның хәрби хәкәрәтләрдә катнашуы, совет солдатларының көнкүреше, дошманнарга каршы алышуы, ул вакытта илебез хәрбиләре файдаланган хәрби корал, сугыш алып бару ысуллары турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Шунысын да әйтергә кирәк, очрашуда катнашкан яугирләрнең икесе дә оста гармунчылар, гомерләре буена җыр-моңны юлдаш итеп яшәүче сәнгатькәрләр дә. Райондашлар Илдар Вәзих улын Әфганстан турындагы күңелләргә үтеп керерлек җырлар авторы буларакта белә һәм хөрмәт итә. Якташ яугирләр һәр мизгелдә үлем хәвефе сагылып торган хезмәт чорларында да хезмәттәшләре – төрле милләт вәкилләренең үз-ара дус-тату булып, бер-берсенең милли сәнгатен яратып, үз итеп кабул итүләре, гаскәри частьларында музыка кораллары да булуы, тыныч мизгелләрдә төрле милләтләр җыр-моңнары белән Туган илне, андагы якыннарын сагынуларны басулары турында хәтерләрдә калырлык итеп сөйләделәр. Аларны тыңлаганнан соң шайморатовчылар яугирләргә сораулар да җиткерделәр. Аларны әфган халкының безнең солдатларга булган мөнәсәбәте, яугирләрнең ул чакта нинди позывнойлары булуы, якыннарының аларның кайда хезмәт итү турында хәбәрдар булу-булмавы да кызыксындырды. Илдар Вазыйх улы һәм Әдип Нәҗип улы аларның һәркайсына тулы һәм анык җаваплар бирделәр һәм киләчәктә Ватаныбыз сакчылары булачак үсмерләргә киңәшләр җиткерделәр. Әйе, Әфган сугышының илебезнең бихисап гаиләләренә утлы сулышы белән кагылып үткән шаукымы моннан 36 ел элек тукталса да, яудагы газизләрен сулышы белән тартып алырдай булып көткән, аларны мәңгелек кә югалткан әни-әтиләр, хатын кызлар һәм балалар өчен, һәр мизгелдә үлем белән күзгә-күз очрашкан, татлы йокыларын бүлеп, төшләрендә һаман-һаман кабатланып яңгыраган шартлау-атуларны күреп ка- раңгы төннәрдә тетрәнеп уянган яугирләр өчен ул әле дә тә мамланмаган. Туган илгә кайтып, якыннарын кабат күрә алмаган, мәңгелеккә 18-20 яшьлек булып калган хезмәттәшләре турындагы якты хәтерне саклап, үткәннәрне онтымый, тыныч киләчәкне хәстәрләп яши алар, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә үз лаеклы өлешләрен кертергә омтыла. Бу очрашу да үсмерләр күңелендә оны тылмаслык тәэссоратлар, үзебезнең арабызда яшәүче батырлар белән горурлану, алардан өлге алырга тырышу хисләрен калдыргандыр дип ныклы ышанабыз. Илебездә игълан ителгән Ватан сакчылары елында мондый очрашуларны мөмкин кадәр күбрәк үткәрү аеруча мөһим һәм максатка ярашлы булачак.