

Рапатлылар быел да бердәм рәвештә Җирле инициативаларны хуплау программасына кушылырга карар итте. Бу уңайдан узган чараны авыл биләмәсе башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров ачты һәм алып барды. Билгеләнгән көн тәртибе буенча җыелышның рәисе һәм сәркатибе һәм хисап комиссиясе сайланды. Көн тәртибенә 2026 елда Башкортстан Республикасында җирле инициативаларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын гамәлгә ашыру һәм анда Рапат авылының катнашуы турында мәгълүмат бирү; конкурста катнашу өчен өстенлекле проблеманы билгеләү; муниципалитетның, халыкның һәм иганәчеләрнең финанслашу суммасын билгеләү; Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә эшләрне оештыру өчен инициатива төркеме әгъзаларын сайлау; мөмкинлек туса, янга калдырылган бюджет акчаларыннан файдалану турында карар кебек сораулар куелды.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.