ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 ноябрь 2025, 09:05

Туган илне саклау – изге бурыч

Тарихи хәтерне саклау максатыннан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, ветераннарга рәхмәт йөзеннән hәм махсус операциядә катнашучыларның батырлыгына нигезләнеп, Президентыбыз тарафыннан 2025 ел Русиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Башкортстанда ул Махсус хәрби операциядә катнашучыларга hәм аларның гаиләләре нә ярдәм елы дип билгеләнде. Тозлыкуш урта мәктәбендә махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм бәйсезлеге өчен үз-үзен аямыйча көрәшүче, хәрби бу- рычларын намус белән үтәүче, батырлык, кыюлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтүче хәрбиләребезнең, Ватаныбыз азатлыгы хакына яу кырларында гомерләре өзелгән якташларыбызның әти-әниләре белән hәм Әфган, Чечен җирләрендә барган сугышларда катнашкан яугирләребез белән җылы очрашу узды. Чара Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм, шулай ук Ватанны саклаучылар елын тантаналы рәвештә ачу белән башланып китте. Әфган, Чечен сугышларында катнашып зур батырлыклар күрсәткән Наил Әхнәф улы Шабазов, Наил Назыймбәк улы Шакиров hәм Фирдәвис Равил улы Садыйков үз чыгышларында чал тарихта hәрвакыт ата-бабаларыбыз туган илен, халкын яклап яу кырларында үз-үзен аямыйча көрәшүен, ир-егетләре без азатлык хакына үз гомерләрен дә кызганмауларын ассызыклап үттеләр. Ә инде бүгенге көндә илебез азатлыгы өчен көрәш мәйданында булган якташыбыз Салаватның туры дан-туры элемтәгә чыгып, авылдашлар белән сөйләшүе яугирләрнең күңел тынычлыгын тәэмин итеп, гаиләләре турында кайгыртучанлык күрсәткән өчен рәхмәт әйтүе көтелмәгән шатлыклы хәл булды. Әлегесе вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әниләре Гөлүзә Сәври кызы, Зилә Хәмзә кызы, Сәмига Фәиз кызы, Татьяна Михайловна улларының илебез азатлыгы өчен үз теләкләре белән китеп, бүгенге көндәдә кыю алга баруларын сөйләсә, Әнүзә Фәндүз кызы улын югалту ачысын тагы бер кат йөрәгендә яңартты. Ватан сакчылары елын ачуга багышланган чарадагы теманы ачкан матур эчтәлекле җырлар, тематик биюләр, шигырьләр, шәйморатовчы укучыларның чыгышлары да беркемне дәваемсыз калдырмады. Мәктәп директоры Физәлия Рәзит кызы кунакларыбызга хөрмәт йөзеннән күчтәнәчләр тапшырып, әниләргә шундый батыр йөрәкле, каhарман уллар үстергәннәре өчен ихлас йөрәктән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бәйрәм кунаклар белән бергәләп фотосурәткә төшеп, мул табын артында чәй эчү белән тәмамланды. Очрашуга чакырылган кунаклар үзләрен җылы итеп каршы алып, тирән эчтәлекле чара оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Ул бик дулкынландыргыч hәм күңел кылларын тибрәтерлек булып, анда катнашучылар күңелләрендә үз илебез, аны яклаучы егетләребез өчен горурлык хисләре кичереп, барыбызгада тыныч күк йөзе, сугышларның тизрәк бетүен теләп таралыштылар. Ватан сакчылары елын ачуга багышланган бу очрашу балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә багышланган ел буена үткәреләсе чараларга башлангыч кына булып торыр әле.

Автор:Гүзәлия Дәүләтшина
Читайте нас