ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
21 ноябрь 2025, 16:55

Районыбызга - 95!

Чакмагыш районы оешуның 95 еллыгы уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәм җыр-моңнар, театральләшкән күренешләр белән үрелеп барды.

Районыбызга - 95!Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!

Чакмагыш районы бүген үзенең зур юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан районыбызга мәртәбәле кунаклар, читтә яшәүче якташлар кайтты. Бәйрәмне ачып район башлыгы Реканс Ямалеев һәркемгә рәхмәт сүләрен җиткерде. Районның бүгенге уңышларында – һәркемнең өлеше барлыгын билгеләп үтте. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватаныбыз хакына башларын салган районыбызның батыр улларына һәм аларның гаиләләренә аерым рәхмәт әйтеп, хөрмәтен белдерде. Чакмагыш районының тарихын да искә алды. -Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Без бүген тарихның истәлекле мизгеленә җыелдык. Газиз районыбызның 95 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Бүгенге көндә Чакмагыш районы авыл хуҗалыгында да, сәнгатьтә тә, мәдәнияттә һәм мәгариф өлкәсендә дә уңышларга ирешә. Игенчеләребез һәм терлекчеләребез, укытучыларыбыз, табибларыбыз һәм эшкуарларыбыз, иҗат әһелләре – һәрберсе үз өлкәсендә бөтен күңелен биреп хезмәт итә. Соңгы елларда яңа балалар бакчасы, мәктәп , яңа поликлиника, спорт комплекслары, парклар төзелде. Мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләндерелде. Санап китсәк, уңышларыбыз, казанышларыбыз бихисап. Хөрмәтле якташлар! Без якты киләчәккә өмет белән карыйбыз. Алдыбызда зур планнар, яңа проектлар көтә. Чакмагышыбызны тагын да матуррак, уңайлырак итү өчен бөтен көчебезне куярбыз. Район үсеше һәрберебезнең кулында. Туган районыбызның 100 еллык юбилеен тагын да зуррак казанышлар белән каршыларгаҺәркемгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим, - диде ул чыгышында. Чакмагыш районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде, бүләкләнде. Тантана барышында күп кенә истәлекләр, хатирәләр яңарды, хезмәт еллары искә алынды. Чыгыш ясаган һәркем Чакмагышка соклануын белдерде. Якташларыбыз, татар эстрадасы йолдызлары Җәвит һәм Зөлфия Шакировалар, Илһам Валиев, районыбызның талантлы үзешчәннәре бәйрәм концерты тәкъдим итте.

Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Районыбызга - 95!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас