ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 ноябрь 2025, 10:35

Яшьләр белән бер дулкында

21 ноябрь көнне районыбызның 95 еллык юбилеен билгеләүгә башышланган чаралар бик күп булды. Якташларыбыз катнашлыгында узган эшлекле гамәлләр мәйданчыклары үз эшчәнлекләрен киң җәелдерде. Аларның берсе Чакмагыш гимназиясенең яңа башлангыч мәктәбендә узды. Бу көнне биредә бәйрәм рухы хөкем сөрде.

Яшьләр белән бер дулкындаЯшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында


Район юбилее һәм аның үзәгенең 350 еллыгы уңаеннан биредә хөрмәтле кунаклар өчен экскурсия үткәрелде. Кунакларны чәк-чәк белән каршы алганнан слоң, алар заманча мәктәп тормышына чумды: якташлар һәм кайткан кунаклар җиһазландырылган спорт залын бәяләделәр, сыйныф бүлмәләренә керделәр, психолог һәм логопед кабинетлары эшчәнлеге белән таныштылар.
Робот техникасы һәм шахмат студиясе зоналары аеруча кызыксыну уятты, аларда яшь талантлар үзләренең потенциалын ача.
Мәктәпнең тамашалар залында "МОДАмуазель" һәм “Үсеш ноктасы” каршындагы “Одри” мода театрының яшь модельләре яңа коллекцияләрен тәкъдим итте. Экскурсияне гимназия директоры Айгөл Әхмәтҗанова үткәрде, ул кунакларга барысын да сөйләп, укучыларның уңышлары белән уртаклашты. Кунакларда якты тәэссоратлар һәм уңай эмоцияләр калды, алар яшь буын тормышында белем һәм иҗатның мөһимлегенә тагын бер тапкыр инанды.
Артабан кунаклар гимназиянең “Медиаүзәк” оешмасының матбугат конференциясендә катнашты. Биредә районыбызның иң актив яшьләре: яшь армиячеләр, кадетлар, “шәйморатчылар” һәм полиция сыйныфы укучылары бар иде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, башкалабыз Уфаның Ө.Мостафин исемендәге спорт әзерлеге үзәге җитәкчесе Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин укучыларны кызыксындырган төрле сорауларга җавап бирде. Кунаклар район тарихындагы төп фактлар белән уртаклашты һәм киләчәккә районның артабан үсеше юнәлешендә планнар турында сөйләде. Җанлы дискуссия барышында җитәкчеләр үзләренең мәктәп елларыннан кызыклы тарихлар белән дә уртаклашты.
Бу очрашу туган як тарихы һәм үсеше белән кызыксынучы яшьләр өчен мөһим вакыйгага әверелде. Мондый инициативалар тарихи мирасны саклауда, тупланган белемнәрне киләчәк буыннарга тапшыруда һәм үз төбәгең өчен тирән горурлык хисе тәрбияләүдә төп рольне уйный.
Бер үк вакытта гимназиядә тагын бер мәйданчык оештырылган иде. “Сыйныф очрашуы” мәйданчыгында Чакмагыш авылында туган параспортчы, блогер, кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Совет әгъзасы Рөстәм Илгиз улы Нәбиев “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары белән очрашты.
“Сыйныф очрашулары” проекты – Русиянең мәктәп укучылары хәрәкәте проекты. Ул яшьләргә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, галимнәр, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм хәзерге заманның танылган шәхесләре белән күзгә-күз карашып аралашу, шулай ук үзеңне таныту мөмкинлеген бирә. 2019 елдан башлап әлеге чара «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» федераль проекты чикләрендә тормышка ашырыла.
Рөстәм Илгиз улы укучыларны үзе белән таныштырып, аларга узган тормыш юлы, кичергән авырлыклары, язмыш тарафыннан куелган каршылыклар турында сөйләп үтте. “Мин бу авырлыкларны җиңеп, ерып чыкмаган булсам, бүген сезнең каршыгызда шушы ирешкән дәрәҗәләрем белән горурланып утырмас идем. Бервакытта да кыенлыклардан курыкмагыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, алга таба барыгыз”, – диде укучыларга кайткан кунак.
Район юбилеена багышланган масштаблы чарада катнашырга вакыт тапканы, уңыш серләре белән уртаклашканы өчен укучылар Рөстәмгә рәхмәт җиткерде.
“Беренчеләр хәрәкәте” тарафыннан аңарга күкрәккә тагыла торган билге һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Яшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында
Яшьләр белән бер дулкында
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас